Мәхәббәт — ул үзе иске нәрсә…

Wi2WVj1nby8Tq0dL8FNhn9P8nVqbtXXQsMimWbhaeYMqSpdUQyAQtMJPSH1MCralwjJmMk3FBEVF2E9QeoUPEdo_Үз тиңеңне эзләргәме әллә көтәргәме?

Ярату, гашыйк булу, сөю, мәхәббәт… Кешегә искиткеч көч бирүче сүзләр бу! Җир йөзендә аннан да татлырак хис бармы икән? Бөтен дөнья, яшәеш мәхәббәткә нигезләнгән бит.

Салкын кышның соңгы аенда Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Иң серле бәйрәмнәрнең берсе, бугай, ул. Бу көнне яшьләр генә түгел, инде озак еллар бергә яшәгән гаиләләр дә, хисләнеп, гашыйк булган, өйләнешкән вакытларын искә алып, бер-берсенә матур сүзләр әйтәләр, бүләкләр бирәләр, киредән яшьлеккә кайткандай булалар…


Эх, яшьлек, яшьлек! Менә мәкаләм геройлары — Алсинә белән Рамил дә, моннан бер ай элек кенә никахлашып, шушы мәхәббәт дигән сихри хисләр буранында уралалар.

Алар икесе дә тамырлары белән Елховка районының Тупли авылыннан. Ләкин шәһәрдә үскәнлектән, бер-берсе белән 2024 елда гына танышканнар. Бу тарихи вакыйга да, очраклы рәвештәме, әллә язмыш кушуы буенчамы, нәкъ менә туган якларында – Тупли авылында булган.

- Бүгенгедәй хәтеремдә, 2024 елның җәе, авылыбызда — Сабан туе. Гаиләбез белән ашкынып бәйрәмгә кайттык. Һәм йөрәгем юкка гына шулкадәр дулкынланмаган икән. Сәхнәдә “Идел” ансамбле солисткасы Алсинә Дәүләтбаева җырлый башлагач, мине ниндидер сихри көч шунда тартып китерде сыман. Кызның, диңгез сыман тирән зәңгәр күзләре мине шунда ук мәңгелеккә әсир иттеләр. Концерт тәмамланганчы сәхнә яныннан китә алмадым. Ә аннан соң бер ел зәңгәр күзле сандугач белән танышу юлын эзләдем, — дип әле дә дулкынланып искә ала Рамил Шәкүров.

Мәкаләнең дәвамын газетабызның 14 февраль санында укыгыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 341

Комментирование запрещено