54 елдан соң очрашу

a3HTETHvH6Kcj4S6eKXOJbjv7mdJv5gW-LDooE45_7OPx7XMpEhot5mlUIZlvyVSg8vfIQCvvE4l_yRWSY405KnrУзган елның декабрь аенда Пенза шәһәренә барып, Польшада һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә бергә хезмәт иткән бик якын иптәшем белән очрашкач, “бер күрешү – үзе бер гомер” дигән гыйбарәнең асылын тагын да аңлый төштем. Әле менә кичә генә көч-куәтле, гайрәтле егетләр кебек идек, ә армиядән соң 54 ел үтеп киткән инде.

Дөрес, хезмәттәшем, ышанычлы дустым Александр Мещеряков белән элемтәләребез бер дә өзелмәде безнең. Баштагы мәлләрдә открыткалар җибәрешә идек, аннары, кәрәзле телефоннар барлыкка килгәч, даими рәвештә сөйләшеп тору мөмкинлеге туды, хәзер инде видео аша да аралашабыз. Ләкин якын кешең белән кул биреп исәнләшүгә, үзен кысып кочаклап алуга, кара-каршы утырып сөйләшүгә ни җитә соң! Шуңа күрә, бөтен дөнья мәшәкатьләрен ташлап, Алек¬сандр янына барып кайтуыма сөенеп туя алмыйм.

Шушы очрашудан кичергән хисләребезне аңлатып бирерлек түгел. Иптәшем дә, мин дә балаларча куандык. Сөйләшеп, сүзләр бетмәде, серләшеп, серләр кимемәде, дигәндәй, озаклап аралашып утырсак та, һаман да безгә вакыт җитмәде.

Польшада хезмәт иткән вакытларны искә төшердек, бер-беребезгә гаиләләребез турында сөйләдек, фотоальбомнар карап утырдык. Мин Александрга туып-үскән авылымның Пенза яклары белән бәйләнеше булуы турында сөйләдем. Чөнки Мәчәләйгә 1850 — 1857 елларда Пенза губернасы Керен өязенең (хәзер Вадинский районы) Иске Ил, Мәчәләй, Шалдавич, Лакау, Таракан, Чудылка, Чатука, Чуос һәм Горинка авылла-рыннан күчеп килгән кешеләр нигез салган.
Дустым гаиләсе белән бергә мине бик яхшы кунак итте. Подполковник дәрәҗәсендәге кияве Дмитрий Анатольевич үзенең машинасында шәһәр буйлап йөртте.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 21нче февраль санында укыгыз.

a3HTETHvH6Kcj4S6eKXOJbjv7mdJv5gW-LDooE45_7OPx7XMpEhot5mlUIZlvyVSg8vfIQCvvE4l_yRWSY405Knr

 Шамил МАМЫШЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 503

Комментирование запрещено