Камышлы авылының Сәйфулла исемендәге мәчетендә, авылдашларның актив катнашы, зур әзерлек һәм оешканлык белән, ифтар мәҗлесе узды. Дини бәйрәмгә килгән ураза тотучыларны һәм күрше авыллардан килүче мөселман кардәшләрен авыл халкы бәйрәм табыны әзерләп каршы алды.
Ифтар алдыннан мәчеткә җыелучылар бергәләшеп намаз укыдылар. Иске Ярмәк авылы имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләр белән вәгазь сөйләде, аннан Азан әйтеп, авыз ачтылар. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да бар иде.
Хәзрәтебез Фәрит абый Дәүләтшин Ахшам намазын укытты, аннары мәҗлес дәвам итте.
Мәхәллә советы рәисе Исламгиров Илдус хәзрәт сый-нигъмәтләргә тулы булган мул табын тирәли җыелганнарга, ифтар мәҗлесен үткәрүдә ярдәм итүче мөселман кардәшләребезгә, яшьләргә рәхмәтләрен әйтте, җылы теләкләрен юллады.
Мәчетебездә ифтар ашын оештыруда армый-талмый тырышкан барлык авылдашларыма, хәзрәтебез Фәрит абый Дәүләтшинга, иганәчеләргә, тәмле сый-нигъмәтләр әзерләүчеләргә, барлык ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен. Барысына да сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, якыннарының исән-имин булуларын телим. Киләсе Рамазан айларын да бергә-бергә шатланып каршы алырга язсын.
Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 791






















