Муфтий Камиль хазрат посетил ифтар в Сызрани и выступил почётным гостем мероприятия / Камил хәзрәт Сәмигуллин Сызрань мөселманнары белән очрашты

d24lxM2-e2LLQOzPBHDMH86SqvsAGtIVb-Xel5h5QydTl6sJWFBhhbVhM9WgTLu-NYBM6EgQwMvxQuTvbehqvgBG25 февраля, в 7-й день благословенного месяца Рамадан, Председатель ДУМ РТ, Муфтий Татарстана, хафиз-Курра, доктор шариатских наук Камиль хазрат Самигуллин совершил поездку в г.Сызрань Самарской области. Посетить город в благословенный месяц Рамадан его пригласил председатель регионального Духовного управления мусульман Самарской области, Муфтий Талип хазрат Яруллин.

В рамках поездки Камиль хазрат стал почётным гостем ифтара. Маджлис разговения организован мечетью «Азан» и общественной организацией «Салям» в честь ее 10-летия. Уже на протяжении десяти лет в мечети ифтары проводятся ежедневно в месяц Рамадан, а сегодняшний особый ифтар был посвящён подведению итогов к юбилею организации «Салям». В нем приняли участие Муфтий Самарской области Талип хазрат Яруллин, председатель организации «Салям» Ильяс Шакуров, имам-ахунд Илгизар хазрат Сагдеев, имам мечети «Азан» Фарид хазрат Ибрагимов, а также все имамы города Сызрань и Сызранского района, лидеры общественных организаций. Всего около 250 гостей.

Камиль хазрат поприветствовал участников ифтара и передал сердечный салям от мусульман Татарстана, подчеркнув, что месяц Рамадан объединяет людей во всем мире. Камиль хазрат рассказал местным мусульманам вагаз о значении месяца Рамадан, важности соблюдения уразы и многочисленных наградах от Всевышнего за благие дела и поклонения.

dumrt.ru

***

25 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Самара өлкәсенең Сызрань шәһәренә сәфәр кылды. Изге Рамазан аенда шәһәр мөселманнары белән очрашуга аны Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин чакырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Камил хәзрәт ифтарның шәрәфле кунагы булды. Авыз ачу мәҗлесе «Азан» мәчете һәм «Сәлам» иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Сәлам» оешмасына 10 ел тулу уңаеннан уздырылды. Ун ел дәвамында Рамазан аенда мәчеттә ифтарлар һәр көнне үткәрелә, ә бүгенге махсус ифтар «Сәлам» оешмасының юбилее уңаеннан йомгак ясауга багышланды. Ифтарда Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, «Сәлам» оешмасы рәисе Ильяс Шәкүров, имам-ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, «Азан» мәчете имамы Фәрит хәзрәт Ибраһимов, шулай ук Сызрань шәһәре һәм Сызрань районының барлык имамнары, иҗтимагый оешма лидерлары катнашты. Барлыгы – 250гә якын кунак.

Камил хәзрәт ифтарда катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан мөселманнарыннан ихлас күңелдән сәламнәр тапшырды, Рамазан ае бөтен дөньяда кешеләрне берләштерә, дип ассызыклады. Камил хәзрәт җирле мөселманнарга Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән күп санлы әҗер-саваплар турында сөйләде.

gJXDjujsGqD6u6ecTXaRfjWcGi21SjQawsgCaiq8uf3YI_wSuTPawdBoV8U-jQln9i8N2geThZiCBTdoBefmwDrXMW1jLUins_tWk7xXR4Je_zi4A810YXv9-V6tWBwlQrDS7jb7I_swtkn7ods6ZQR_-m-rodOdY8-HL8Jgqs_KNxXV 2kWX-uigOXBau-Xk9ckFUCCG0NCNJq3vGLqqnuEJ2wYSZoeRpPyWxVWalmBIF2dUEC2evHk2jj-MDLZYRdHSje9a d24lxM2-e2LLQOzPBHDMH86SqvsAGtIVb-Xel5h5QydTl6sJWFBhhbVhM9WgTLu-NYBM6EgQwMvxQuTvbehqvgBG

tatar-inform.tatar

Просмотров: 441

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>