2 март кичендә Камышлының «городок» мәчетенә йөрүче ир-атлар өчен ифтар ашы уздырылды. Ифтар мәҗлесен үткәрү чыгымнарын Фәүзия Сәлахова гаиләсе күтәрде.
Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган агайлар бергәләшеп намаз укыды. Шунысы сөенечле: өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да бар иде.
Авыз ачуга кадәр мәхәллә имамы Искәндәр хәзрәт Минегалимов вәгазьләр сөйләде, әрвахларга багышлап догалар укыды.
Авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазы укыганнан соң, ифтар мәҗлесе мул табыннар артында дәвам итте.
Безгә шундый күркәм бәйрәм оештыручыларга, күмәкләшеп ифтар мәҗлесе үткәрүче Сәлахова Фәүзиягә, Зарипов Әнвәргә, Зарипова Фирүзәгә, Сәлахова Гөлүзәгә, Әхмәтҗанова Юлиягә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһыдан бүләк итеп бирелгән гомерләребезне гел бәхеттә генә яшәргә насыйп булсын!
Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 493














Добавить комментарий