Кадерле хатын‑кызлар! «Туган тел» оешмасының беренче көненнән бирле сез бик актив һәм тырышып эшләдегез. Сез халкыбыз телен һәм җырларын саклап, яратып, киләчәк буыннарга өйрәтү өчен зур көч куйдыгыз. Шул тырышлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт!
Ай урагың салып иңбашыңа,
Кояш нурларыннан нур алдың;
Кояш нурларыннан нур алдың да
Салкын чишмәләрдән су алдың.
Басма өстенә басып су алганда
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда
Кем исеменә җырлар җырладың?
Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?
Әллә мылтык алып, кылыч тагып,
Дошманнарга каршы киттеме?
Әйтче, нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа?
Йөзләрең шул синең таң кояшы,
Урагың да — туган ай гына.
Сөйкемле хатын-кызлар, сез таң кояшыдай: башкаларга җылылык һәм шатлык таратасыз. Тормыштагы авырлыкларны җиңеп, без — ир‑атларга үрнәк күрсәтәсез. Яз, җәй, көз, кыш — кайсы фасыл гына булмасын, сезнең күңелдә һәрвакыт яз шатлыгы булсын.
Сезгә бүләгем — картиналарымдагы ел фасыллары.
Татар милли хәрәкәтенең активисты, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.
КОНТЕКСТ:
Азат НАДИРОВ: «Кышның үз матурлыгы» (РӘСЕМНӘР)
* * *
Азат НАДИРОВ: «Табигатьтә яз хакимлек итә!» (РӘСЕМНӘР)
* * *
Азат НАДИРОВ: «Күңел зарыгып Сабантуйны көтә…»
* * *
Сау бул, кыш!
***
Азат НАДИРОВ: «Зарыгып көткән язның соңгы көне бүген!» (РӘСЕМНӘР)
Просмотров: 852









Хәерле кен, Азат Камилович!!! Алланың рәхмәте яусын, сезнең рәсемнәрне караганда, тәбигәтьтә йереп кайткан кебек хис итәсең. Ходай тәгалә исәннек-саулык насыйп итсен үзегезгә.