Вагыйзов мәктәбен үттек без

aWTaIfoAC8Gr4qYt2Yj0Hn5tMBB6izMcLApAkCvbiMYJMlSykk6HG4L-SeubjgGKAPNuhsoiG8yk9IzmWClk04vO5 март — танылган остазның үлгән көне иде

Хөрмәтле редакция! Мин Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее җитәкчесе Нурания ханым Абзалованың үтенече буенча сезгә остазым Сәләй Гататович Вагыйзов турындагы язмамны җибәрәм.

1960 — 1964 елларда Арча педагогия училищесында Вагыйзов белән Вәлитова мәктәбен үткән кеше мин. Бүгенге көндә 80 яшемне тутырдым, 39 ел педагогик стажым бар. Соңгы 23 елын Арча педагогия көллиятендә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Гомерем буена татар балаларына рус телен өйрәттем. Үзләрен мескен итеп тоймасыннар, ике телдә дә иркен сөйләшсеннәр, дип тырыштым.

«Минем йортым ни хәлдә?» — дип, өеңә багарга булдыңмы? Зәңгәр гөмбәздән яшьле күзләреңне шунда төбә-деңме? Баксаң — багарлык. Өең шыңгырдап торган, урман һавасын сеңдергән, сумала исен бөркегән бүрәнәләрдән. Тәрәз — күзләре, үзең шикелле, җиһанга нур чәчә. Тәрәз канатлары, фәрештәдәй җилпенеп, нигезең сагында.

Тынычландыңмы? Хафаланма, йортың балкып тора! Ачкычы – ныклы кулларда. Кунак-төшем өзелми, бар да сине зурлый. Изге ай бара, Җәннәт капкалары ачылыр, һәр туар көнне килерсең. Кайчан гына килсәң дә, сине рәхмәтле авазыбыз каршы алыр: «Хәерле иртә, Остазыбыз!..»

Без – Сәләй Вагыйзов белән аның хатыны Рәмзия Вәлитова укучылары. Искиткеч остазларыбызны гомеребез буе истә тотабыз. Шунысы куанычлы: аларның исемнәре – халкыбыз, меңләгән шәкертләре хәтерендә, ә акыл хезмәтләре — туган телебез сагында!

Менә Сәләй абыйның үлгән көне дә килеп җитте. 5 март — безнең матәм көнебез… Сызланып-сыкранып, аны искә алу көнебез…
Уйлар мине еш кына Арчага, Сәләй әфәнде эшләгән училище диварларына, аның дәресләренә алып кайта…

Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укый аласыз.

 Сәвия САФИНА (ГАЛИМОВА).

«Бердәмлек».

Просмотров: 445

Комментирование запрещено