Изге Рамазан ае бара — мәчетләрдә һәм өйләрдә ифтар мәҗлесләре үтә. Бу бик күркәм һәм саваплы эш.
Яңа Ярмәк авылы мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Вәлиәхмәтов та ифтар мәҗлесе үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Аны халыкка җиткердек, клубта уздырырга карар кылдык. Авылдашларыбыз да, авылдан читтә яшәүчеләр дә бу идеяне хуплап, зур ярдәм күрсәттеләр. Ифтар мәҗлесеннән калган акчадан сугыштагы егетләребезгә дә өлеш чыгарылды. Барыгызга да Аллаһының рәхмәте яусын!
13 мартта, җомга көнне, ифтар мәҗлесенә җыелдык. Ике бәйрәм бергә туры килде. Догалар укылды, кояш баегач, ярмәклеләр һәм килгән кунаклар авыз ачты, намазлар укылды. Аннары җыелучылар зур, мул табыннар тирәли утырып, ашап алдылар, бакыйлыкка күчкән барлык арвахлар өчен Коръән сүрәләре укылды. Соңыннан иркенләп аралашып, тәмле ризыклар белән сыйланып чәй эчелде.
Ифтар мәҗлесебез бик матур һәм тәртипле үтте. Өстәлләр сыгылып торды, сөбханалла. Аларны әзерләүчеләр: Сания Нуретдинова, Галия Вәлиәхмәтова, Лилия Шәйдуллина, Зөлфия Шиһапова, Әлфия Кәлимуллина, Дания Гатина, Алия Фәтхуллина, Алия Хәмидуллина, Асия Зәләева, Тамара Хәмәдиева. Аш пешерүчебез — Рузалия Гафурова, бәрәңгене Сания ханым алып килде, плау - Азизулла әфәндедән.
Табыннарны әзерләргә булышкан кызларга, мәҗлескә продуктлар алып кайтучыларга, ашлар һәм пылау пешерүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын.
Авылыбыз кечкенә булса да, киңәшләшеп эшләргә күнеккән. Киңәшле эш муллык китерә. Игелекле эшләребеҙ аркасында бердәмлек тә ныгый!
Дин кардәшләрем, көннәребез матур, тормыш юлларыбыз якты, аяз, нурлы, дөньялар тыныч булсын! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга исәнлек-саулык, иминлек, дәрт-дәрман, иман, күңел тынычлыгы, бәрәкәт һәм ике дөнья бәхетен насыйп итсен. Барлык изге теләкләрегез, догаларыгыз кабул булсын! Һәр көннең кадерен белеп, шатланып яшик…
Рузалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 540




