17 марта, после вечернего намаза, в мечети села Татарский Байтуган прошёл тёплый и душевный ифтар. За одним столом собрались более 40 односельчан — постящихся, искренних, благодарных.
Такие встречи особенно ценны — они наполняют сердца светом, объединяют и напоминают о важности единства и добрых дел.
После разговения были совершены ночной и Таравих намазы.
От всей души благодарим всех, кто вложил частичку себя в этот вечер — Минтдинову Гульзихан, Гаизову Гюзелию, Гарипову Галию, Ханнанову Гульсиню, Мирсалихову Фарзанию, Усманову Лилию, Абзалову Земфиру, Мурзаханову Гульназ.
Отдельная благодарность семье Гаипназаровых за невероятно вкусный плов — он стал настоящим украшением стола.
Спасибо каждому, кто помог продуктами, средствами или своим трудом, а также всем землякам, кто своей материальной лептой поддержал проведение ифтара.
Пусть Всевышний примет ваши старания, воздаст многократно и дарует всем здоровье, мир и благополучие.
И.Т. САФИН.
С. Татарский Байтуган, Камышлинский район.
***
17 мартта, ахшам намазыннан соң, Татар Байтуган авылы мәчетендә җылы һәм ихлас рухлы ифтар мәҗлесе узды. Бер табын артына 40тан артык ураза тотучы авылдашларыбыз җыелды.
Мондый очрашулар аеруча кадерле — алар күңелләрне нурландыра, берләштерә һәм бердәмлекнең, изге гамәлләрнең әһәмиятен искәртә.
Авыз ачканнан соң ястү һәм Тәравих намазлары укылды.
Бу кичкә үз өлешен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез: Минатдинова Гөлҗиханга, Гаизова Гүзәлиягә, Гарипова Галиягә, Ханнанова Гөлсинәгә, Мирсалихова Фәрзаниягә, Усманова Лилиягә, Абзалова Земфирага, Морзаханова Гөлназга.
Аерым рәхмәт сүзләре Гаипназаровлар гаиләсенә — аларның бик тәмле пылавы табынның чын бизәге булды.
Продуктлар, акчалата ярдәм яки үз хезмәте белән булышкан һәркемгә зур рәхмәт.
Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне кабул итсен, әҗерен күпләп бирсен, барыгызга да саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм бәрәкәт насыйп итсен.
И.Т. САФИН.
Татар Байтуганы авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 242




