Шәһәребездә авыз ачу мәҗлесләрен кем үткәрә башлаган?
Рамазан аеның 7 мартында Самараның «Солидарность-Арена» стадионы территориясендә чираттагы өлкә ифтары узды. Ләкин зур ифтарлар үткәрү безнең шәһәрдә яңа эш түгел. XX — XXI гасырлар чигендәге татар милли-рухи хәрәкәтенең тарихы шуны күрсәтә ки, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылынган бу гамәлгә – зур мәҗлесләр уздыруга өч дистә ел элек үк башлангыч бирелгән. Моны татар-башкорт яшьләре ярдәме белән өлкәбездәге беренче милли-мәдәни оешма — «Туган тел» татар җәмгыяте активистлары Мансур Ямалетдинов (1938 — 2022), Шамил Әхмәров, Марат Гыйбадуллин башкарып чыгалар.
Мөгаен, замандашларыбызның күбесе өчен бу яңалык булыр. Шуңа күрә, тарихи фактны теркәү өчен, без милли хәрәкәтнең беренче этабына кайтырга һәм ул вакытта, 90 нчы еллар уртасында, боларның барысының да ничек оештырылганы турында кыскача хәбәр итәргә булдык. Ул ифтар мәҗлесләренең барышын җентекләп тасвирлауның мәгънәсе юк, алар ул чакта да Россия мөселманнарында күптән урнашкан традиция буенча уздырылдылар, безнең заманда да шулай ук үткәреләләр. Без аларны кайчан, кайда һәм кем оештырган дигән сорауга гына тукталырбыз.
Беренче мәртәбә бу 1994 елның 17 февралендә Яшьләр йорты кафесында булды. Аннары дүрт тапкыр (1998 елга кадәр) «Туган тел» җәмгыяте һәм «Азатлык» татар-башкорт яшьләре берлеге активистлары дин тотучыларны Победа урамы, 90 адресы буенча урнашкан «Чәкчәк» кафесына җыйдылар. Һәм һәрвакыт бәйрәм табынына 100гә якын кеше җыела иде.
Авыз ачу мәҗлесләрен үткәрүдә төрле елларда Хәбил Бикташев, «Хәсән һәм Слава» сәүдә йортын гамәлгә куючыларның берсе Хәсән Хәбибуллин, «Меркурий» сәүдә йорты җитәкчесе Муса Сәфәргалиев, кибет директоры Нәҗип Сәйфетдинов, өлкә сәламәтлек саклау идарәсе автохуҗалыгының директоры Җәмил Вәлиуллин, «Руслан һәм Людмила» сәүдә йорты хуҗасы Хәмит Ихсанов, «Комета» кафесы хуҗасы Магомед Албаков, эшкуарлар Зөлфәт Сәлахов, Арсен Рамазанов ярдәм күрсәттеләр. Барлык әзерлек һәм техник эшләрне (ризык пешерү, кунакларга хезмәт күрсәтү һәм башкалар) Миңнегөл, Әлфия һәм Фәрхәд Мәхмүтовлар, Мәрзия Гыйлаҗева, Асия Әхмәрова, Дания Сәйдуллаева, Мәрвәр Җиһаншина, Галия Бәдертдинова, Румия Валькаева, Зөлфия Шәймәрданова, Асия Мансурова, Әминә Гыймадиева, Дания Субеева, Наил һәм Гөлфия Хәлиуллиннар, Рөс-тәмҗан Сәйдуллаев, Вадим Галимов, Исмәгыйль Мостафин, Марат Әхтәмов, Гүзәлия Галимова, Җәлил Бикбаев башкардылар.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 14 нче март санында укый аласыз.
Шамил ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 624



Шамиль эфэнде, бик зур ряхмят сезгя, тарихны онытмысыс….с гордостью вспоминаю, как мы с моим самым близким другом и соратником Сайдуллаевым Рустамджаном , другими нашими друзьями и единомышленниками также принимали участие в организации и проведении этой татарской народной и исламской традиции….. Очень много было хорошего в этом деле, и в воспитательном и в организационном плане….. Мин горурлнам!!!! К этому доброму делу было привлечено достаточно много представителей бизнеса, спорта , культуры и политики…. Что в конце концов принесло много пользы для татарской общины, для повышения не авторитета…. Об этом много можно писать…. Напомню просто один эпизод. Случайно познакомились с татарами-полубизнесменами, спортсменами, полубан… Помню, что название Их фирмы содержало слово «Союз» — много таких было. Мы с Рустамджаном объяснили, что хотим по доброй традиции в Татарском кафе ‘Комета» провести Ифтар для татар ветеранов мусульман. Директор кафе прекрасный Ингуш Магомед Хасанович Албаков предоставляет кафе, мы и многие другие предоставляем деньги, Союз татаро-булгарской молодежи предоставляет охрану, поваров официантов, обеспечивает звуком…. Предлагаем; поучавствуйте в деле, размер суммы денег от Вас вообще не имеет никакого значения, ,- все состоится и так, и состоится: на Высшем уровне, Маджлис будет вести сам Хазрат. Ребята хотели отделаться деньгами, мы с огромным трудом убедили их лично присутствовать…. Ради чего столько написал -то:::: ближе к завершению Ифтара ребята подошли и сказали: прекрасные для нас слова: какие же у нас прекрасные старики, чистенькие, культурные, организованные, Верующие!!! Нам есть кем гордиться! В завершение садака с их стороны нашим ветеранам потекло «рекой»….. Исяннек, саулык,бяхетлек Татар Халкыга!!!