Биюләрендә чагыла төрле хис-кичерешләр!

w2rylFdAGARBhCvQ9WnFTTklBilRZ_vG8RoWfaVeRtk3jP38r29IxPbeRp8vlifyO1b2n2apGyjlSJeQNaTYsFyzСамара артистлары Санкт-Петербург тамашачысын таң калдырып кайттылар

МБОУ Школа «Яктылык» һәм “Крылатый” үзәге каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры артистлары күптән түгел генә мәдәни башкалада узган Халыкара “Бию азимуты” конкурс-фестивалендә катнаштылар.

Чара менә инде берничә ел буе Россия Федерациясе, Болгария һәм Казахстанның Россиядәге консуллыклары ярдәмендә оештырыла. Ел саен ул төрле илләрдән килгән 8000нән артык катнашучыны берләштерә. Ә конкурсантларның чыгышларын әйдәп баручы, титуллы хореографлардан торган жюри бәяли.

“Йолдыз” артистлары, менә шундый җитди бәйгедә катнашып, берничә номинациядә җиңүче исеменә һәм “Халык хореографиясендәге традицияләргә тугрылык өчен” дип аталган махсус призга лаек булганнар. Моннан тыш, 170тән артык номер арасыннан сайлап алынып, иң-иңнәр егермелегенә эләккәннәр һәм Гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә ирешкәннәр.

- Конкурс катнашучыларны, педагогларны һәм тамашачыларны берләштергән бию һәм талант сәнгатенең чын бәйрәме булды! Бу тылсымлы көннәрне безнең белән бергә үткәргән һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Хөрмәтле жюри әгъзаларына объективлыклары һәм уникаль мастер-класслары өчен зур рәхмәт. Мондый бәйгеләр — катнашучылар өчен танышу, дуслашу, иҗади хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри үсеш өчен платформа, — дип уртаклашалар хис-кичерешләре белән биючеләрнең хореографы Алия Сурина һәм ата-аналар.

Самаралыларның бу сәяхәте конкурстан алган эмоцияләр белән генә түгел, шулай ук Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез, якташларыбыз белән очрашудан туплаган җылы энергия белән дә бизәлгән. Милли-мәдәни программаны Төньяк башкалада яшәүче, тамырлары белән безнең өлкәгә тыгыз бәйләнгән милләттәшебез Линара Николашкина Линара Николашкина оештырган. Ул анда бик актив милли иҗтимагый эшчәнлек алып бара, бүгенге көндә — блогер, “Бизәкләр” «БИЗӘКЛӘР» ТАТАРСКАЯ КУЛЬТУРА иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

Самарадан кунаклар киләсен алдан белеп алган Линара якташларын каршы алырга бик әйбәтләп әзерләнгән. Ул, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Илһам улы Шәяхмәтовка мөрәҗәгать итеп, “Йолдыз” артистлары өчен экскурсия оештырырга бушлай автобус юнәткән.

Линара ханым һәм Санкт-Петербургтагы татар милли хәрәкәте ветераны, “Мөхлисә” мәдәни-агарту җәмгыяте җитәкчесе, искиткеч кеше, гүзәл хатын-кыз Фәридә Нәҗмиева самаралылар өчен Җәмигъ мәчетен, Татар бистәсен, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәйкәлләрен, Габдулла Тукай яшәгән йортны үз эченә алган бик эчтәлекле мәдәни программа тәкъдим иткәннәр. Аннары Линара кунакларга Зингер йортын, Казан соборын күрсәткән.

Хушлашыр алдыннан, бию театры җитәкчесе Алия Сурина инициативасы буенча, артистлар, аларны озата баручы ата-аналар һәм Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләребез шәһәрнең бер уңайлы гына ресторанында ифтарга җыелганнар. Линара ханым һәм Шамил әфәнде тырышлыгы белән мәҗлескә Санкт-Петербург һәм Рссиянең төньяк-көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев та килгән. Авыз ачканнан соң бергәләп рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырганнар, “Яктылык” директоры Радик Рәвгатович белән телефон аша элемтәгә чыгып, танышып, алга таба да аралашып яшәргә килешкәннәр.

Балалар һәм олылар татар халкының гимны булган «И туган тел» җырын башкарганнар. Укучылар «Су анасы» әкиятен, «Кызыл ромашка» шигырен сөйләп, «Сербиянка» җырын җырлап Петербург татарларын талантлары белән шаккатырганнар. Бу нарасыйларның шулкадәр милли җанлы булулары, матур итеп татарча сөйләшә белүләре аларны таң калдырган.

Кыскасы, балалар да, ата-аналар да, әлеге сәфәрдән бик канәгать булып, бихисап уңай энергия алып, яңа дуслар табып кайтканнар һәм Линара Николашкинага, Шамил Шаяхмәтовка чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр.

w2rylFdAGARBhCvQ9WnFTTklBilRZ_vG8RoWfaVeRtk3jP38r29IxPbeRp8vlifyO1b2n2apGyjlSJeQNaTYsFyz

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 468

Комментирование запрещено