26 мартта Гали авылы мәктәбендә беренче сыйныф укучылары арасында “2026 елның татар малае һәм татар кызчыгы” дигән конкурс программасы узды.
Конкурс татар телендә, яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, татар халкының мәдәни мирасына тарту, эстетик тәрбия бирү, башкару осталыгын арттыру максатларында үткәрелде.
Барлык катнашучылар да бик талантлы һәм бик тә килешкән иделәр. Оештыручыларга, катнашучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Гали авылы мәктәбе администрациясе.
Похвистнево районы.
Просмотров: 670













Пингбек: “2026 елның татар малае һәм татар кызчыгы” сайланды | Всемирный конгресс татар