Үзеннән соң якты истәлек калдырды ул

N0qHmbrQcGZVC1-u7VVmKxG8UE6cU54FoQ4t1fFXgdN9xewP64rIpVbdDqAtmzW1j_-h3alsThVoK3CPn0RGE5Gb8 апрельдә Әнвәр Кәшаф улы Бульхинга 90 яшь тулган булыр иде

Бу көнне Самараның күп кенә татарлары аны яхшы сүз белән искә алачак, чөнки шәһәребезнең төп халкы арасында бу исемне белмәгән кеше табылмастыр.

Әнвәр Кәшаф улы Бульхин — «Самара кабель компаниясе» ябык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе, Самара өлкәсенең Мактаулы гражданины, техник фәннәр кандидаты, Самара дәүләт политехник университеты профессоры, Халыкара телекоммуникацияләр сыйфаты академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе, аның исәбендә 15 фәнни хезмәт һәм уйлап табулар бар. Чын мәгънәсендә җитештерүче, дәүләт иминлеген кайгыртучы, галим, җәмәгать эшлеклесе иде ул. Әгәр дә аның төрле өлкәләрдәге һәм төрле еллардагы регалияләрен һәм бүләкләрен санап үтә башласаң, алар бер мәкаләгә генә сыймаячак. Шуңа күрә берничәсен генә атап узабыз — Әнвәр әфәнде Хезмәт Кызыл Байрак, Октябрь Революциясе, «Хөрмәт Билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.

Ул күп тапкырлар Россиянең, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең 100 сәнәгать лидерлары, илебезнең иң яхшы йөз менеджерлары арасына кергән, Бөек Петр милли премиясенә ия булган. Бульхинның дөнья күләмендә танылган предприятиесе Россиядә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләрендә дә кабель продукциясен җитештерү буенча лидер, аның өлешенә илдә чыгарыла торган элемтә кабельләренең һәм автоүткәргечләрнең 60 проценты (уйлап карагыз!) туры килә.

Милләттәшебез 1936 елда ерак Үзбәкстанның Фәрганә шәһәрендә туа һәм, күп малайлар кебек, очучы булырга хыяллана. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә, әнисе таңнан таңга кадәр хезмәт куя, шуңа күрә өй эшләренең күбесе үсеп килүче Әнвәр җилкәсенә төшә. Нәкъ менә шул вакытта, балачагында, тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен күп эшләргә кирәклеген аңлый малай. Һәм иң мөһиме — кыенлыклардан курыкмаска! Шунда ук ул үз-үзенә: “Чын Кеше булырга!” дигән вәгъдә бирә.

Ләкин башта мәктәпне тәмамларга кирәк. Ә аннары алар дусты белән институтка керергә карар кылалар һәм Ташкент политехник институтының геология факультетын сайлап алалар. Әмма барлык имтиханнарны тапшырганнан соң конкурс буенча узмыйлар һәм, вакытны әрәм итмәс өчен, документларын Ташкент шәһәренең электромеханика техникумына тапшыралар. Егетләрне шундук өченче курска алалар, ләкин көтмәгәндә кабель бүлегенә билгелиләр.
“Мин кабельнең нәрсә икәнен бөтенләй белми идем — электротехника бүлегендә укырга теләдем. Станция, подстанция – менә шушы җәлеп итте мине. “Юк! Анда урын юк. Аннары күчәрсез!” – диделәр безгә. Ике ел да өч ай укыдык, һәм мин “яхшы кулларга” — Ташкентның кабель сәнәгате фәннитикшеренү институты директоры Андреевка эләктем. Ул миңа: “Беләсеңме, Куйбышевта завод төзелә. Күптән түгел без коллегиядә андагы перспективалар турында фикер алыштык. Шунда бар! Завод үсәчәк, син дә үсәрсең! Әнвәр, бу кызык, диде. Әлеге сүзләрне беркайчан да онытмаячакмын”, — дип искә алган булган Бульхин үзенең күпсанлы әңгәмәләренең берсендә.

Нәтиҗәдә, милләттәшебез бу заводка 57 ел гомерен биргән, биредә мастердан алып, генераль директорга кадәр юл үткән.

Төп эшчәнлегеннән тыш, Әнвәр Кәшафович Самараның татар җәмәгатьчелеге тормышында да актив катнашты. Һәм безнең татар халкы өчен шундый ук күп һәм зур эшләр башкарган башка берәү дә табылмас. Ул Җәмигъ мәчете һәм «Яктылык» мәктәбе төзелешенә ярдәм итте, татар милли бәйрәмнәрен үткәрүдә, “Бердәмлек” һәм “Азан” татар газеталарына, татар иҗат коллективларына даими булышып торды. Хәзер инде барысын да хәтерләмисең дә…

Ә менә кешеләр хәтерли. Күптән түгел Самараның Ставропольская урамындагы йортларның берсендә Әнвәр Бульхин сурәте төшерелгән мурал пәйда булды. Шунысы игътибарга лаек, 2005 елда «Царь Солтан» ресторанында Самара татар җәмәгатьчелегенең ул вакыттагы губернатор Константин Алексеевич Титов белән хәлиткеч очрашуы узган. Нәкъ шул вакытта “Яктылык” татар мәктәбен киңәйтү өчен өлкә бюджетыннан финанслау турында карар кабул ителгән.

Әнвәр Бульхин 2021 елның 27 декабрендә вафат булды. Зур эшләрегез өчен рәхмәт сезгә, Әнвәр абый! Без моны онытмаячакбыз.

Данияр СӘЙФИЕВ әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 469

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>