Авыл хуҗалыгы белгечләре популяр булырмы?
Кыш узып китте. Авыл халкы, фермерлар язгы чәчүгә әзерләнә башлыйлар. Агрономнар өчен дә активлык чоры якынлаша. Әмма бу һөнәр ияләре кышын да эшсез утырмый.
Әлеге мәкаләбездә сезне ике дистә ел дәвамында Россия һәм Европа селекциясенең элиталы орлыклык бәрәңгесен җитештерүче компаниядә үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы агроном Раил Локманович Рәхимов белән таныштырып үтәргә булдык.
- Мин бит авыл баласы. Шуңа күрә үземне белгәннән бирле Яңа Мансурның басу-кырларында икмәк һәм башка культураларның ничек чәчелгәнен, өлгергәнен, җыелганын күреп үскән кеше, — дип башлады сүзен танышыбыз. — Әтием колхозда машина йөртүче иде, ә мин, аңа утырып йөреп, игенчеләрнең хезмәтен күзәтеп тора идем. Аннары, ул заманнарда мәктәп укучыларын колхоз кырларына җибәрәләр иде бит. Сигезенче сыйныфтан соң кулыма аттестат алганчыга кадәр җәй саен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Шулай итеп, киләчәк һөнәремне дә җир белән бәйләргә – агроном булырга карар кылдым. Ә колхоз җитәкчелеге максатчан юллама бирде. Диплом алгач, авылга кайтуыңны көтәбез, диделәр миңа.
Шулай, Раил Куйбышев авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Әмма бер елдан соң аны армиягә алалар. Ике ел узгач, ул укуын дәвам итә һәм, 1992 елда институтны кызыл дипломга тәмамлап, агроном белгечлеге алып чыга. Тик колхоз-совхозлар таркала башлаганга, үз авылында эшләргә насыйп булмый аңа. Шуңа күрә Раил институтка фәнни хезмәткәр булып урнаша. Ә бер елдан, вәзгыять бераз җайлангач, аңа Яңа Мансур хуҗалыгында баш агроном вазыйфасын тәкъдим итәләр. Билгеле инде, авыл кешесенә, фәнни хезмәт, сы-наулар (опыты) белән шөгыльләнүгә караганда, саф һава сулап, басу-кырларда йөрү күбрәк ошый. Һәм ул, ике дә уйлап тормыйча, туган җиренә кайтып, үз һөнәре буенча эшли башлый.
Шулай, 10 ел вакыт сизелмичә дә үтеп китә. Бу дәвердә авыллар тормышында бихисап үзгәрешләр була. Нәтиҗәдә, хуҗалыклар тәмам таркала, ә мәкаләм герое, күптәнге дустының тәкъдимен кабул итеп, орлыклык бәрәңге җитештерү эшенә керешә.
Мәкаләнең дәвамын газетабызның 4 нче апрель санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 470







Добавить комментарий