Татар мәдәниятен саклаучы күркәм гаилә

h_FaFtYbkrIN-bVkjQWwCIaInCUYU0pIazrJHX2Lu5GyjzxZd3RY_scDA-j8KXWnO_fwL4Uco1zkV1EDd1TdV7KJХалыклар бердәмлеге елы милләтләр татулыгын ныгыта

11 апрельдә Самараның «Победа» мәдәният йортында «Балачак навигаторлары: дуслар даирәсендә, халыклар даирәсендә» гаилә фестивале узды. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу чара, Промышленный районы администрациясе ярдәме белән, Бөтенроссия “Балачак навигаторлары” проектының муниципаль координаторы Вера Сальникова җитәкчелегендә үткәрелде.

Бәйрәмгә килүчеләрне ишек төбендә фольклор ансамбльләре матур җырлар белән каршы алып тордылар. Фойеда Космонавтика көненә һәм Юрий Гагаринның космоска очуының 65 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылган иде.

Фестиваль программасы бик бай булды. Сәхнәдән шәһәребез һәм өлкәбезнең төрле коллективлары үз осталыкларын күрсәттеләр. Әлбәттә инде, гаилә номерларына аерым басым ясалды. Концерт барышында яңгыраган дәртле һәм лирик җырлар, төрле инструментларда башкарылган моңлы көйләр, Идел буе халыкларының биюләре чын ләззәт китерде.

Бәйрәм милли бүлекләрдән торды. Һәрберсенең үз алып баручылары бар иде. Бу рольләрне тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре һәм активистлар башкардылар. Әйтик, татар бүлеген Азилә Заһретдинова, Илдар Ярлыгаев һәм Рамил Йосыпов алып бардылар.

Фестивальдә Гәрәевларның чыгышы халкыбыз өчен аеруча горурлык уятты. Гаилә башлыгы Тәлгать баянда уйнады, ә аның 12 яшьлек кызы Әлфия “Ак каен” җырын җырлады.

Әйтергә кирәк, Тәлгать яшьтән үк Самара татар милли хәрәкәтенең иң актив кешеләренең берсе булып тора. “Туган тел” өлкә җәмгыяте каршындагы “Яшь зыялы” яшьләр оешмасы әгъзасы буларак, ул абыйсы белән бергә барлык татар иҗтимагый чараларында катнашты, баянда уйнады, җырлады, Самара яшьләрен Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә узган форумнарда тәкъдим итә иде.

Мәкалә газетабызның 18 апрель санында басылып чыкты.

3IntwC4hKIId0GRtFs550FCCrADqJHbhFd7HR6KnJrcklNf0IMDJRtxJk7pR8EDzV9NyMvRaY-2us1dtypKJBsWvh_FaFtYbkrIN-bVkjQWwCIaInCUYU0pIazrJHX2Lu5GyjzxZd3RY_scDA-j8KXWnO_fwL4Uco1zkV1EDd1TdV7KJ

 Залия БУЛГАРСКАЯ ДИНМУХАМЕТОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 409

Комментирование запрещено