Ул ясаган җөйләр сүтелми, диләр Самараның уңган егете Рөстәм Сафиуллин турында
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Россиядә ил тарихында беренче тапкыр Космос атнасы узды. Ул кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулуга багышланган иде. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин указы буенча Космос атналыгы ел саен үткәреләчәк.
Самара өлкәсе Россиянең космик сәнәгать үзәкләренең берсе булып санала. Куйбышевта (совет чорында Самара шулай дип аталган) дөньяда беренче континентара Р-7 баллистик ракетасы булдырыла, ул Юрий Гагаринны космоска җибәрүдә катнаша. 1974 елда безнең “Прогресс” заводы әлеге тармакның төп үзәкләренең берсенә әверелә. Ул “Союз” ракеталарын, “Восток” һәм “Прогресс” корабларын җитештерүдә, тарихи космик миссияләр һәм иярченнәр җибәрүдә катнаша. Хәзерге вакытта “Прогресс” ракета-космик үзәге “Союз-2” һәм “Союз-5” ракета йөртүчеләрен җитештерә.
Илебезнең иң мөһим тармакларының берсен үстерүгә безнең милләттәшләребез дә өлеш кертә. Аларның кайберләре турында газетабызның 11 апрель санында язып чыккан идек. Ә бүген без сезне “Союз-5” ракетасы өчен баклар җитештерүдә катнашучы эретеп ябыштыручы Рөстәм Сафиуллин белән таныштырып үтәргә булдык.
Әлеге һөнәр белән мәкаләбез герое балачагыннан ук бик яхшы таныш. Аның әтисе Мөҗаһит ага — туган Яңа Мансур авылында алтын куллы осталарның берсе. Аларның йорт тирәләрендәге, ишегалдындагы тимер корылмалар таң калдыра. Тимер челтәрләргә кунган чәчәкләр, милли бизәкләр күз явын алырлык. Аның ике җиңел машинадан Лимузин ясавы турында авыл халкы бүген дә шаккатып сөйли.
Менә шушы гүзәллекне, осталыкны күреп үскән Рөстәм дә, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Похвистнево шәһәрендәге Губерна көллиятенә укырга керә һәм эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Хәтта армия сафларында хезмәт иткәндә дә яраткан эше белән шөгыльләнә ул.
2008 елда якташыбыз Самараның “Прогресс” заводына эшкә урнаша. 18 ел дәверендә Рөстәм эретеп ябыштыруның бөтен төрләрен үзләштергән.
Мәкаләне тулысынча «Бердәмлек»нең 18 апрель санында укый аласыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 393


