«Бердәмлек» тере тарихны саклый

qVk-WKz80KjdrCWqQWurhRii8VwMzrdDNfKq8futgwF2wXK0jnM_ALmdyw1fYIva4j34JhFMFuqw3NioTfalvnnB (1)Күптән түгел минем алдыма туган авылым Мәчәләй мәчетенең төзелүе турында мәгълүмат табу бурычы килеп басты. Эзләнүләргә шатланып керештем, чөнки 30 ел элек бу гыйбадәтханәне минем күз алдымда салганнар иде бит. Балачакта аның агач бурасында уйнаганыбызны да хәтерлим әле.

Кызганычка, ул еллардагы вакыйгаларда катнашучыларның күбесе якты дөньяда юк инде. Ләкин мин тө-зелешкә үз өлешен керткән кешеләрнең һәм аларның туганнарының истәлекләрен бөртекләп җыярга өметләнәм.

Эзләнүләргә тотынганда әлеге мөһим вакыйга турында газеталарда язмыйча калмаганнардыр, дип уйлап, аларга мөрәҗәгать итәргә булдым. Ә 30 ел элек әби-бабаларым өчен бердәнбер мәгълүмат чыганагы булып өлкәбезнең “Бердәмлек” татар газетасы торды. Алар аны даими рәвештә яздырып алдылар.

Бу басманың 90 нчы еллар ахырындагы чыгарылышларның электрон версияләре булмаганга, мин, редакциягә килеп, үземнең үтенечемне белдердем. Биредә мине ачык йөз белән каршы алып, архивта эзләнеп утырырга берсүзсез рөхсәт иттеләр.

Газета тегелмәләрен (подшивки) актарган арада авылдашларым турында бик күп кызыклы мәкаләләр таптым һәм, балачак елларыма әйләнеп кайтып, җылы хисләргә чумдым. Шунысы бигрәк тә күңелемә ятты ки, “Бердәмлек” глобаль тарихны түгел, ә көнкүреш, ягъни тере тарихны теркәгән, чын тормыш нәкъ шуннан гыйбарәт тә бит инде!

Әбиемнең газетаның “Кыйбла” кушымтасын аеруча кадерләп саклаганын хәзер дә бик яхшы хәтерлим. Анда гарәп графикасы нигезләре, намаз уку кагыйдәләре, Коръән сүрәләре һәм башка дини материаллар бастырыла. Ә тәквимне (намаз уку вакытлары) бабам һәрвакыт күз алдында тота иде. Безгә — балаларга исә “Бердәмлек”тәге телепрограмма кызыклы булды, мультфильм күрсәтеләчәк вакытны каләм белән түгәрәкләп куя торган идек.

Бабам газетадагы мәкаләләрне миннән кычкырып укыта иде. Ә мин авырсынам, чөнки җәйге каникулларда иптәшләрем белән уйныйсым килә. Әлбәттә, ул моны үзе дә булдыра алды, ләкин: “Укый белмим” яки “Синең яхшырак килеп чыга”, — дип сылтап, бу эшне һәрчак миңа йөкләде. Шулай ук без аның белән бергәләп гарәп хәрефләрен дәфтәргә күчереп яза идек. Ул тулгач, язуны обой кисәгендә дәвам итәбез. Хәзер инде, әлбәттә, бу хәйләкәр бабамның тәрбия чарасы булганлыгын яхшы аңлыйм. Әлхәмдүлилләһ, әбием белән бабам, авылым һәм “Бердәмлек” ярдәмендә ана телен бик яхшы беләм мин.
Аеруча шуны ассызыклап үтәсем килә — цифрлы шау-шу, мизгелле постлар һәм клиплы фикерләү дәверендә басма сүз үзенчәлекле, сакраль роль ала. Иң беренче чиратта, бу — тел нормасының таянычы. Хаталар һәм сленг гадәти хәлгә әверелгән, ә кагыйдәләргә игътибар бирелмәгән мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдән аермалы буларак, «Бердәмлек» традицияләрне, телне һәм буыннар бәйләнешен саклауда әһәмиятле роль уйный. Нәкъ менә шуңа күрә газетаның ябылуына юл куймау бик мөһим. Битараф булмаган барлык кешеләрне, әлеге басмага язылып, аңа ярдәм итәргә чакырам. Ә балачагымнан яратып укыган газетама авырлыкларны җиңәргә һәм чәчәк атарга телим! «Бердәмлек» мәңге яшәсен!

 Рамилә ҮТӘЕВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 373

Комментирование запрещено