Татар халкында элек-электән яшьләрнең бергә җыелып аралашу традицияләре булган. Барысына да таныш мисал – ул «Аулак өй», ягъни, олылар өйдә булмаганда, егетләрнең-кызларның бер йортка җыелып кич утыруы. Яшьләр анда җырлаган, биегән, төрле уеннар уйнаган, табышмаклар әйтешкән, ә иң мөһиме – танышкан, аралашкан. Нәкъ менә аулак өйләрдә дуслар табылган, мәхәббәт яралып, гаиләләр барлыкка килгән. Бу чаралар яшьләргә үзләрен иркен хис итәргә, бер-берсен яхшырак аңларга мөмкинлек биргән.
Бүгенге көндә шәһәребездә мондый очрашулар юк, ләкин аларга ихтыяҗ саклана. Шушы традицияләрне заманча форматта дәвам итеп, 18 апрель көнне Самарада татар яшьләре өчен «Квартирник» — аулак өй уздырылды.
Әлеге проектның идеясе очраклы гына барлыкка килми. Диана Диана Яхина Уфада яшәгән чагында ук шундый җылы оч-рашуларны оештыру тәҗрибәсенә ия була. Ә аның ире Марат Яхин Марат Яхин исә төрле чараларны алып барганда мондый форматның җитмәвен, яшьләргә нәкъ менә иркен, үзара якынайтучы мохит кирәклеген күрә. Шул рәвешле уртак фикер һәм охшаш карашлар нигезендә «квартирник» үткәрү фикере туа.
Чарага җыелган яшьләр башта бер-берсе белән таныштылар. Бу өлеш аеруча мөһим булды, чөнки күпләр беренче тапкыр очрашты, моңа карамастан, аралашу җиңел барды. Һәркем үзен иркен хис итте, кемдер яңа дуслар тапты, ә кемдер, бәлки, нәкъ менә шушы кичәдә үзенең киләчәк мәхәббәтен очраткандыр. Өстәлдә тәм-томнар белән кайнар чәй дә куелган иде, бу исә атмосфераны тагын да җылытып җибәрде.
Чара барышында яшьләр төрле уеннар уйнадылар, шул исәптән татар мәдәниятенә бәй¬ле заманча уеннар да бар иде.
Чара турында тулырак газетабызның 1 май санында укый аласыз.

Мөслимә БАЯЗИТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 383


