Быел өлкәдә әлеге борынгы традицияне Гали авылы халкы башлап җибәрде
Эх, вакытның тиз узуы! Әле күптән түгел генә Яңа елны каршы алган идек, Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Озакламый яз да килеп җитте, кырларда чәчү эшләре башланды. Ә алар тәмамлангач, татар халкы Сабан туен бәйрәм итә.
Сабан туен бик яратканга, мин аны бер дә калдырмаска тырышам. Менә бу юлы да анда катнашу максатыннан иртән иртүк Богырысланнан Пох¬вистнево ягына юл тоттым.
Тирә-яктагы табигать матурлыгына сокланмый мөмкин түгел! Галигә якынлашканда юлның ике ягында да чиксез яшел кырлар каршы ала. Тауга менгәндә исә кара кырлар күренә, алар әлегә “ял итәләр” һәм чәчү өчен үз чиратларын көтәләр. Авылга тагын да якыная төшкәч, теплица, түтәл рәтләре тезелгән.
Гали тагын нәрсәләре белән гаҗәпләндерер икән? Менә Сабан туе узачак урынга илтүче юлга яңа асфальт җәелгән. Алан рабица челтәреннән ясалган озын яшел койма белән әйләндереп алынган. Ә капка янында бәйрәмдә тәртипне саклар өчен полиция хезмәткәрләре, дружиначылар басып тора. Койма буйлап куелган мангалларда инде шашлык пешерә башлаганнар, шунда ук татлы мамык һәм сок аппаратлары, балалар уенчыклары белән өстәлләр, ә бераз ерактарак кабартылган таучыклар (горки), батутлар урнаштырылган. Бөтен аланга татар музыкасы яңгырый.
Менә кунаклар, әкрен генә җыелып, концерт үтәчәк сәхнә тирәсендә урыннар алалар. Сәгать 11дә бәйрәм башланып китте.
Тарихка күз салыйк әле: 2010 елның июнендә биредә Галинең 400 еллыгына багышланган Бөтенроссия авыл Сабан туе узган иде. Бәйрәмгә Татарстан Республикасының хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде, ә чараны Похвистнево районының ул вакыттагы башлыгы Александр Ларионов оештырды. Александр Иванович өчен Сабан туе әле дә әһәмиятле һәм яраткан бәйрәм булып кала бирә, һәм ул ел саен әлеге чарада катнаша. Ә мин Бөтенроссия Сабан туенда фотограф буларак беренче зур эшемне башкардым — аны башыннан ахырына кадәр фотога төшердем.
Быел чарада иң баштан балалар Сабан туе тамашасы күрсәтелде. Аннары имам Нәфис хәзрәт Бәшәров Коръән сүрәләрен укыды һәм бәй¬рәмне башлап җибәрер өчен хәер-фатихасын бирде. Моннан соң халык аягүрә басып Россия гимнын тыңлады. Рәсми өлеш хөрмәтле кунак¬ларның сәламләү сүзләре белән дәвам итте. Алар арасында Похвистнево районы башлыгы Александр Шахвалов, «Газпром трансгаз Самара» җәмгыятенең генераль директоры Владимир Субботин, Самара губерна Думасы депутаты Виктор Кузнецов, Похвистнево шәһәре башлыгы Сергей Петров бар иде.
Мәкаләне тулысынча газетабызның 13 июнь санында укый аласыз.
Хәмзә МОРТАЗИН.
«Бердәмлек».
Просмотров: 265




