Тупли авылының үзәк урамына Борһан Әбүзәров исеме бирелде
4 июльдә Туплидә күп еллар колхоз рәисе вазыйфасын башкарган, авылның күренекле кешесе булган Борһан Ибраһим улы Әбүзәровның тууына 100 ел тулуга багышланган күләмле чара узды. Аны үткәрү инициативасы әле 4 февральдә үк, гражданнар җыелышы барышында туган. Халыкның, активистларның һәм руханиларның уртак тырышлыгы белән юбилей чын бердәмлек бәйрәменә әверелде, ул авылдашларны һәм күп санлы кунакларны бергә җыйды.
Туплинең төп урамына Борһан Әбүзәров исемен бирү тантананың төп вакыйгасы булды. Бу карар — гомерен туган төбәгенең үсешенә, авыл хуҗалыгын ныгытуга һәм аның хезмәтчәннәренең иминлегенә багышлаган шәхескә тирән хөрмәт күрсәтү билгесе. Аның исеме авыл тарихына намуслы хезмәт һәм акыллы җитәкчелек үрнәге буларак язылган.
Бу көнне балаларга аерым игътибар бирелде. Алар өчен спорт мәйданчыгында күбек шоуы, мавыктыргыч тимбилдинг оештырылды, ә аниматорлар нарасыйларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Кечкенәләр өчен аерым бәйрәм үткәрү идеясен Алсу Зилидинова бирде. Аның энергиясе һәм оештыру сәләте малайларга-кызларга чын-чынлап якты, көлке һәм шатлык белән тулы көн бүләк итте.
Уеннардан соң балаларны мәчет территориясендә корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйладылар. Аны әзерләү өчен авылның һәр гаиләсе диярлек үз корбаныннан өлеш чыгарды. Ә тантанага «Хәләл» комитеты вәкиле Лилия Закированың килүе кечкенәләр өчен тагын бер күңелле сюрприз булды, ул аларның һәрберсенә татлы бүләк тапшырды.
«Яңа авыл» мәчетендә Борһан Әбүзәров хөрмәтенә уздырылган корбан ашы бәйрәмнең рухи өлешенең кульминациясе булды. Чарага хөрмәтле кунак буларак Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин чакырылган иде. Тупли халкы белән бу истәлекле вакыйганы уртаклашыр өчен 300дән артык кеше килде.
Әлбәттә, бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүендә оештыручыларның роле зурдан. Бу эшкә Ринат һәм Зөһрә Ногмановлар, Ибраһим белән Лилия Хәмидуллиннар, Рамил һәм Алтынай Шакмаевлар, Хәйрулла Сатдаров, Хөсәен Гыйльманов, Гөлназ Мингалиева, Гөлгенә Шәрәпова, Лилия Әфлитунова һәм башка битараф булмаган кешеләр саллы өлеш керттеләр. Бөтен әзерлек эшләрен Исмәгыйль Латыйпов җитәкләде.
Гыйбадәтханә рәисе Ислам Рәхмәтуллин һәм барлык авыл мәчетләре имамнары аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Әнвәр Йосыповка, Ильяс Шәкүровка, урамның яңа исеме язылган мемориаль тактаны ясаган Минәхмәт Гыйльмановка да ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук сый-хөрмәтләрне әзерләүдә, өстәлләрне коруда, кунакларны кабул итүдә катнашучыларга һәм садака итеп азык-төлек китерүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен. Сезнең хезмәтегез, кешелекле, бердәм булуыгыз ярдәмендә бу көн үз гомерен туган авылына багышлаган шәхеснең хәтерен хөрмәтләү һәм мәрхәмәтлек бәйрәменә әверелде.
Борһан Ибраһимович Әбүзәров кебек кешеләр истәлеге исән булганда, Туплинең тарихы, аның традицияләре һәм рухи кыйммәтләре яшәячәк. Мондый вакыйгалар буыннар бәйләнешен саклый, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияли һәм авылның чын көче — аның халкының бердәмлегендә һәм игелекле гамәлләрендә булуын искәртә.
Әминә ҖӘМАЛОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 560




