Сәҗидә Хәтимулла кызы ШӘРӘПОВА-ХӘКИМОВАга!

1395239076Кадерле сыйныфташым!   Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим һәм йөрәгемнән чыккан иң изге теләкләремне юллыйм. Мин сиңа исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш телим. Гомерең озын, йөрер юлларың тигез, якыннарың сәламәт, бәхетле булсыннар, сине гел шатландырып торсыннар. Барлык хыялларың, теләкләрең чынга ашсын, эшләрең уң, табыннарың мул булсын.

Иң изге һәм матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Кайгы уртаклашу

Әтисе Наил Минәхмәт улы Йосыпов вафат булу сәбәпле, «Яктылык» мәктәбе укытучысы Руслан Йосыповның авыр кайгысын уртаклашабыз.

Хушлашу мөрәсиме иртәгә иртән Похвистнево районының Яңа Мансур авылыда узачак. Читать полностью

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Римма Мәзгүт кызы ГӘРӘЕВАга!

Презентация Microsoft PowerPoint_0.previewСезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Тупли авылының Тарихи мәчете имамы Ш.Ш.ХӘЙРУЛЛИНга!

котлауХөрмәтле авылдашым, Шакирт хәзрәтебез!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Сез динебез юлыннан тайпылмыйча, авылдашларыбызга ярдәмчел булып яшисез. Дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәтегезне багышлыйсыз. 

Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын һәм тигез гомер итәргә, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен үзегезгә.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Лилия Хәсән кызы ШАГИЗДАНОВАга!

0a0320de07454d15f443d931ba474cd1Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

“Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәхимә Илдус кызы ХӘЙРОВАга!

4Z9getKBCWEХөрмәтле Рәхимә Илдусовна!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы һәм катлаулы хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Рәшит Фәтыйх улы АБДУЛЛОВка!

Абдуллов (1)Хөрмәтле Рәшит әфәнде!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезгә исәнлек-саулык һәм җан тынычлыгы телибез. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

Рашид Абдулов: «Нужно обязательно поднимать национальную самооценку и самоуважение»

Иртәгә Иске Ярмәк авылында Сабан туе форматында «Авыл бәйрәме» үткәреләчәк

nU41bbkAD8pJqZ_XvmbhRjqthSzrqTHMURh-80M57gOe0vtUgPkKnYyygB7-fs-iXKRKQ7OySlXYfw390-6qfm1Q

Хөрмәтле кардәшләребез! Һәр елдагыча, быел да Иске Ярмәк авылында Сабан туе форматында «Авыл бәйрәме» үткәреләчәк. Чара иртәгә, 15 августта, иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана.


Читать полностью

Экс-председателю Татарского национально-культурного общества «Туган тел» г.Новокуйбышевск Ринату Салимжановичу СЫТДИКОВУ!

113Уважаемый Ринат-эфенди!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» и от себя лично сердечно поздравляю Вас с днем Вашего рождения!

Желаю Вам крепкого здоровья, семейного счастья, благополучия и благоденствия.

Президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.

* * *

КОНТЕКСТ:

Ему привычно быть первым

Рамилә Исламетдин кызы ФӘЙЗУЛЛИНАга!

99179_0016Хөрмәтле Рамилә ханым!

Сезгә ихлас күңелемнән иң изге, матур теләкләремне юл­лап, туган көнегез белән котлыйм. Киләчәктә тор­мыш күгегез аяз, гомерегез озын булсын. Аллаһы Тәгалә нык исәнлек, җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Наилә Үмәр кызы БИКТАШЕВАга!

Alstromeriya1Хөрмәтле Наилә ханым!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим.  Алдагы көннәрегездә дә кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәгез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Директору АО «Агротранскапитал» Али Мансуровичу МИНИБАЕВУ — 55 лет!

jubilee-2-800Дорогой Али!

55 — особенный возраст: за плечами огромный жизненный опыт, мудрость, достижения, а впереди ещё много светлых лет, новых впечатлений и радостных событий. 

Желаем тебе крепкого здоровья, душевного спокойствия, семейного тепла, достатка и исполнения желаний. Пусть каждый новый день приносит радость, пусть рядом всегда будут любящие люди, а в доме царят уют, смех и благополучие.

Пусть судьба щедро награждает тебя за твоё большое сердце.

От имени ульяновских, самарских, казанских, московских родственников Ильяс Шакуров.

«Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Камышлы җирлеге бүлекчәсе рәисе Римма Минҗаһит кызы ГАЛИМУЛЛИНАга!

ГалимуллинаХөрмәтле Римма ханым!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.