Лена апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе

nGzbeBF-fNzgSm_hCIzvLXxJYWq3BUmNaAmG9tnJtnNt8ByvqE0OTajHB06kOW4Ys0bncty6cLqicE59_AwRZVXuБүген, 23 августта, Лена апай Гафиятуллинага 90 яшь тулды. Шушы уңайдан яшь йөрәкле, тормышны сөючән, табигатьне, авылдашларын яратучан, бүгенгесе көндә яшьләргә киңәшче булган Лена апайны олы юбилее белән котлап, күңелебездә булган рәхмәт хисләрен җиткерәсебез килә.

Лена апабыз — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз өлгесе. Безнең чор балачагалары аңа карап, сокланып үсте. Иң күп чәчәкле йорт аларның хуҗалыклары булды. Бүгенгесе көндә дә җәен аның йорты һәр кергән кунакны чәчәкләр белән каршы алса, кышларын тәрәз төпләре берсеннән-берсе матур яран гөлләре белән ямьле җәйне хәтерләтә.

Һәрвакыт матурлыкка омтылган күңеле кул эшләрендә дә дәва таба сыман. Аның күңел җылысы белән бизәлгән өй түре — кунакчыл апабызның йөзе.

Бүгенгесе көндә Лена апабыз тормыш серләренә өйрәтеп, сәхнә тормышын, тәбигатьне, дусларны үз итеп, якын итеп яшәргә өнди. Тормыш сынауларына бирешмичә, боегып утырмаска куша. Һәрвакытта да хәрәкәттә булып яшәү — үзе бәхет, икәнен аңлата.

Шундый уңган, көчле рухлы, нечкә күңелле апабызга 90 яшь тулу уңаеннан теләкләребез:

Дистәләрне кушып дистәләргә,
Сүтәсез Сез гомер йомгагын,
Безнең өчен маяк булып тора
Сезнең үткән гомер юллары.

Тормыш кичкән чакта сабыр булып,
Сыгылмыйча җилгә-давылга,
Сезнең сабырлыкка сокланмаган
Берәү дә юктыр безнең арада.

Хатын-кызның йөрәгендә кояш яши.
Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.
Җаны изге, күңеле нечкә нәфис апабызга
Бүген безнең башлар иелә.

Юбилеегыз белән!

Иң матур теләкләр белән социаль реабилитация бүлеге коллективы.

* * *

Кадерле әниебезне, дәү-әниебезне олы юбилее — 90 яшь тулуу белән тәбрик итәбез.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, оныкларың, онычыкларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине бәхетле итә. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук саү-сәләмәт булып үткәрергә насыйп булсын. Туган йортның учагын сүндермичә, безне каршы алып, озатып тор.

Бик тиз үткән балачагың,
Ерак калган яшь гомер.
90 яшькә җиткәндә дә
Күңелең синең сизгер.
Авырлыклар күргәнсең яшьлегеңдә,
Йөргәнсез әти белән
Урман кисеп, җәйләр җиткәч
Печән чабырга.
Шул вакытта дүрт баланы карап,
Кичен эшкә барырга…
Тормышыңны әти белән бәйләп,
Яшәдегез барысын җайлап-көйләп.
Матур хатирәләр калды
Мәрхүм әтиебездән дә.
Тынычлыкта үтсен, әни,
Синең калган гомерләрең дә.
Балаларың, оныкларың, онычыклар
Җыелганнар яныңа.
90 яшең белән котлап,
Бәйрәм итеп алырга.

Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, онычыкчыкларың һәм барча туганнарың. 

Просмотров: 440

Комментирование запрещено