
Пьедесталда (сулдан – уңга): Илдар ШӘРӘФЕТДИНОВ, Искәндәр МИНЕГАЛИМОВ һәм Фәрит ГАЙФУЛЛИН. Алдагы планда Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, ШАҺИЕВЛАРның кызы Гөлшат һәм киленнәре Мөнирә ханым.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы мәрхүм Мөхәммәтнур Шәһимәрдан углы Шириязданов исемендә чаңгы ярышлары үткәрелеп килә. Быелгы чара 50 – 80нче елларда мәгариф өлкәсендә абруй казанган сугыш һәм хезмәт ветераннары мәрхүм Габделхак Ярыйәхмәт улы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевлар истәлегенә дә багышланды. Чараның төп чыгымнарын да аларның балалары Ришат, Рөстәм, Гөлшат һәм оныклары күтәрделәр. Читать полностью