Кышкы көннәрдә, бигрәк тә җепшек кар явып торган чакларда, бүлмәдәге утны сүндереп, тәрәзәмнең пәрдәсен ачып куеп, сызылып-сызылып карлар төшүен карап ятырга яратам. Җил уңаена бер тоташ тасма булып кыйгачлап очкан карлар агымсуны хәтерләтә. Аккан суга карап торсаң, су түгел, ә тирәкле ярларга баскан килеш син үзең каядыр агып барасың кебек.
Кар ява да, кар ява! Минем тәрәзәмне иңләп туктамый үтеп торган шушы ак ефәк сызыклардан кала дөньяда берни дә юк кебек. Ә бәлки, дөрестән дә шулайдыр: ак карлар артыннан очсыз-кырыйсыз кара төн җәелеп киткән… Читать полностью