“Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе һәм хәреф хаталарын төзәтүче хезмәткәребез Зәйнәп Нәбиулла кызы ӘҺЛИУЛЛИНАга бүген 75 яшь тулды!
Зәйнәп апабыз “бердәмлек”леләр санына туксанынчы еллар башында килеп кушылган иде. Шул вакыттан бирле инде егерме елдан артык вакыт үтеп киткән, ә Зәйнәп апабыз әле дә сафта. Аның тырышлыгы белән “Бердәмлек” саф татар телендә чыгучы газеталар санында исәпләнә. Чөнки ул сугыштан соңгы авыр елларда Камышлы районының Дәүләткол мәктәбендә саф татарча белем алган, Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, институтка кергән һәм анда инде рус теле филологиясен өйрәнгән. Читать полностью