Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.
Без Бөтендөнья татар конгрессының күркәм миссиясен югары бәялибез. Татар җәмәгатьчелеге берләшмәсе эшендә күрсәткән даими ярдәмегез өчен Сезгә бик рәхмәтлебез. Тарихи ватаннарыннан еракта яшәүче татарлар милли туганлык көчен тоялар һәм республиканың уңышлары белән горурланалар.
Сез — битараф булмаган һәм максатчан кеше. Киләчәктә дә Татарстан, безнең Самар өлкәсе һәм бөтен Россия өчен кирәкле күпсанлы проектларның катнашучысы һәм инициаторы булырсыз, дип ышанабыз.
Милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.
Ильяс Гомәр улы Шәкүров,
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Сөекле туганыбыз, авылдашыбыз, күршебез! Сине туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, алдагы көннәреңдә дә рәхәттә, муллыкта яшәвеңне телибез. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып кал.
Иң матур теләкләр белән барча туганнарың һәм Шәкүровләр гаиләсе.
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.
Сез озак еллар төбәгебезнең атаклы “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең балетмейстеры (биюләрне сәхнәгә куючы) булдыгыз. Хәзер Самарның “Чайка” Мәдәният сарае директоры вазифасын башкарасыз. Яңача фикер йөртүче җитәкче буларак, Сезнең инициативагыз белән искереп беткән “Чайка” Мәдәният сарае яңа сулыш алды: заманча ремонт ясалды, кирәкле техника кайтарылды, аудиторияләр матур итеп җиһазландырылды. Җылы һәм күркәм Мәдәният сараенда хәзер “Ялкынлы яшьлек” ансамбле репетицияләре һәм концертлары, “Туган тел” татар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе буларак төрле милли чаралар уздырыла.
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Уважаемый Джамиль Тагирович!
Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения!
Ваш высокий профессионализм и компетентность, чувство ответственности за порученное дело вызывают глубокое уважение у всех, кому довелось работать и общаться с Вами.
Здоровья, исполнения всего задуманного и всех благ Вам!
Кадерле әниебез, сөекле әбиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!
Намуслы хезмәтең белән чиксез горурланабыз. Син 46 ел гомереңне 1171 нче автоколоннада эшкә багышладың, бухгалтер һәм эксплуатация инженеры булып тырышып хезмәт иттең, бик күп мактау грамоталарына лаек булдың. Эшеңдә һәрвакыт төгәллек, тырышлык, җаваплылык үрнәге идең.
Пензә өлкәсендә туып, Самара шәһәрендә гомер итәсең. Безнең өчен син – гаиләбезнең терәге, йөрәге, акыллы киңәшчесе. Тамырларыңны, динне, гореф‑гадәтләрне саклап, аларны безгә тапшырасың.
Аеруча горурлыгыбыз – 2006 елда изге Мәккә шәһәренә Хаҗ гыйбадәтен үтәвең. Бу – зур рухи дәрәҗә, Раббыбызга шөкер, Ул сиңа бу мөмкинлекне бирде.
Син гарәп телендә Коръән укыйсың, хатын‑кызларга гарәп теле өйрәтәсен. Бу – башкаларга нур, гыйлем тарату, Аллаһы теләсә, сине озак еллар савапка ирештерә торган саваплы эш.
Оныкларың, оныкчыкларың еракларда яшәсәләр дә – Тимур белән оныкчыклар Италиянең Рим шәһәрендә, икенче оныгың Марат Германиянең Лейпциг шәһәрендә университетның физика факультетында укый, – без барыбыз да күңелебез белән синең яныңда. Ераклык безнең мәхәббәтне киметми, безне синең догаларың берләштерә.
Рәхмәт сиңа җылы күңелең, сабырлыгың, акыллы киңәшләрең, кайгыртуың һәм ихлас мәхәббәтең өчен. Рәхмәт, һәрвакыт безне яклаганың, ышанганың, безнең өчен дога кылганың өчен.
Раббыбыз Аллаһыдан сиңа нык сәламәтлек, ачык акыл, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, йөрәгеңә иман нуры сорыйбыз. Йортың һәрвакыт җылылык, тынычлык, иминлек, балаларың, онык‑оныкчыкларыңның шат тавышлары белән тулып торсын. Һәр яңа көнең сөенечле, бәрәкәтле булсын.
Без сине бик нык яратабыз, синең белән горурланабыз һәм Раббыбызга шөкер итәбез – син безнең әниебез, әбиебез булган өчен.
Мәхәббәт һәм чиксез рәхмәт белән, балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың.
Прими искренние поздравления по случаю юбилея, пожелания доброго здоровья, успехов, оптимизма, добра и благополучия! Пусть спорится любое дело, а результаты труда всегда будут полезны людям. Беспрерывного движения вперед, удачного претворения в жизнь всех планов и новых замыслов.
Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс Гумерович ШАКУРОВ.
Прими искренние поздравления по случаю дня рождения, пожелания счастья, успехов, воплощения всего задуманного, неиссякаемой энергии, оптимизма, и самого ценного – крепкого здоровья! Пусть удача будет постоянным спутником, а любые малочисленные трудности легко преодолеваются.
Член Общественной палаты г.о.Самара, Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс Гумерович ШАКУРОВ.