В конце прошлого года пост председателя Всемирного форума татарской молодежи (ВТФМ) покинула Ленария Муслюмова. Ее место занял молодой айтишник Райнур Хасанов. Он планирует использовать профессиональные навыки в работе Форума для развития татарского языка и культуры. Например, совсем скоро в рамках проекта «Ачык университет» он с коллегой запустит курс по искусственному интеллекту на татарском языке. В интервью «Миллиард.Татар» Райнур Хасанов рассказал о себе, о проектах ВТФМ и поделился мыслями о Национальном университете. Читать полностью
Торак базарында хәлләр ничек?
Яңа елдан бәяләр кыйммәтләнәчәк, дип, ел ахырында һаман да нәрсәдер сатып алырга омтылу каныбызга сеңгән инде, ахры. Дөнья хәлен белеп булмый бит, бәясе тагын да күтәрелгәнче, фатир алып куючылар да юк түгел. Мондый очраклар, торак базарында ихтыяҗны арттырып, бәяләрнең үсүенә йогынты ясыймы икән?
Сорауларыбызны күчемсез милек өлкәсендә эшләүче шактый тәҗрибәле риелторлар, апалы-сеңелле Фирүзә Минәхмәтова һәм Гүзәл Рамазановага юнәлттек. Читать полностью
Илдар Камалтдинов: «Ил өстенә афәт килгәндә берләшергә кирәк»
Ни өчен отставкадагы офицерлар ашкынып кайнар нокталарга китәләр?
Хәрби кеше гомер буе да хәрби булып кала инде ул. Яшь гомерләренең бер өлешен кулларына корал тотып Ватанны саклауга багышлаган элеккеге офицерлар, запаска яки отставкага чыккач, дәүләт түләгән лаеклы пенсияне алып, ташламалы санаторийлар, шифаханәләрдә дәваланып, тыныч тормышның тәмен тоеп яшәргә хокуклы. Әмма алар пенсиядә дә офицер булып калалар. Көч-куәт, исәнлек булганда, Ватанына файдалы булырга теләүчеләр шактый. Читать полностью
Нәҗиб Сәйфетдинов: “Ялкынлы яшьлек” ансамбле – милли мәдәниятебез җәүһәре”
Аллаһыга шөкер, Самар татарлары арасында милләтебез язмышы өчен янып-көеп йөрүче, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче шәхесләр аз түгел. Читать полностью
“Киләчәктә бик яхшы белгеч булырга хыялланам!”
Акыллы, максатчан, тәрбияле, ачык күңелле яшьләребез белән аралашуы бигрәк рәхәт тә инде! Өстәвенә, тыйнак, уңган-булган, үз милләтләрен хөрмәтләүче, күркәм холыклы, һөнәрләрен ихластан яратучы кешеләр дә булсалар, бу күңелгә аеруча хуш килә. Алар белән сөйләшү ләззәт китерә, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булуына зур ышаныч туа. Читать полностью
“Бәхетле гаиләнең нигезендә сабырлык ята”
“Бигрәк пар килгәннәр!” – дип сокланмый мөмкин түгел Илшат белән Юлия Залятдиновларга. Бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр, бер-берсенең кадерен беләләр алар. “Юлиянең зәңгәр күзләре мине гомерлеккә әсир итте”, — дип елмая Илшат. Читать полностью
Кешесе булмаса да, авылның җаны бар
Урбанизация шаукымында татар авылларын саклап калып булырмы?
Бүгенге көндә татар авылларының таркалу сәбәпләре күп төрле. Әйтик, мәсәлән, мәктәпләр ябылу, яшьләргә эшләргә – эш, яшәргә уңайлыклар булмау һәм башкалар… Хәзерге, читкә китү перспективалары күп булган заманда, бу турыда сөйләп торырга да уңайсыз. Читать полностью
Укытучы – һөнәрләр һөнәре
Белем бирү – күңел җылысын өләшүгә тиң
- Мәктәп тормышын, китаплар укырга балачактан яраттым, татар теле укытучысы Алия апа Шәкүровага һәрвакыт сокланып карый идем, ул минем өчен бөтен яклап үрнәк иде, әмма гомеремне укытучы һөнәре белән бәйләрмен дип бер дә уйламадым, — дип башлады сүзен Самараның «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Әзгатовна Дәүләтбаева. Читать полностью
Белем бирү процессы уңай якка үзгәрергә тиеш
1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендә яңарышлар көтелә
Яңа уку елы алдыннан, 21 августта, губернатор Дмитрий Азаров оператив утырыш уздырды. 1 — 16 августта Самара өлкәсендә 1034 белем бирү учреждениесе тикшерелгән: кайбер уку йортларында — косметик, икенчеләрендә капиталь ремонт үткәрелгән, мәктәпләр уку елына әзер дип табылган.
Самараның татар мәктәбендә дә, укучыларны якты сыйныф бүлмәләре, яңартылган актлар залы һәм ашханә көтә. Читать полностью
Луиза Батыр-Булгари: «Я вынуждена существовать сама по себе»
Живой классик татарской песенной культуры Луиза Батыр-Булгари отметила на днях 70-летие, рискующее остаться «юбилеем без праздника». Об этом, а также о кризисе татарской эстрады, недальновидных продюсерах, душевных китайских песнях, плагиате советских и российских авторов и многом другом – в большом интервью композитора «Татар-информу». Читать полностью
Ярмәктә урак өсте гөрли
Ганиевлар гаиләсе өчен иң кызу эш вакыты
Быел көзге кыр эшләре иртәрәк башланды, чөнки күк йөзе чалт аяз, ә һава температурасы 28-30 градус. Самара өлкәсендә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Август аенда аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр – беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алдылар. Уртача бер гектардан 28 центнер ашлык чыга. Читать полностью
Оста куллары төймә генә төйми
13 августта Россиядә төзелеш тармагы хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берседер. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын уңайлы итә. Шушы армас-талмас уңганнар планлы төзелеш тә алып баралар, капиталь ремонт та үткәрәләр, урамнарны, ишегалларын, паркларны, юлларны төзекләндерәләр һәм салалар. Төзүчеләр тырышлыгы белән илебез көннән-көн матурлана бара. Читать полностью
Ул тормышка гашыйк
12 августта-спорт сөючеләр көне
Укытучы хезмәте — дәрәҗәле, иң кирәкле һөнәр. Чөнки алар яшь буынны тәрбияләүдә көчләрен кызганмыйлар. Мәктәптә алган белем балаларны киләчәк тормышка хәзерләүдә зур урын алып тора.
Мин хәзер укучыларыбызга Шенталы районындагы Денис авылы мәктәбендә күп еллардан бирле укытучы булып эшләүче Рөстәм Әнәс улы Нуретдинов белән булган әңгәмәбезне тәкъдим итәм. Читать полностью