Миллионлаган корбаннарны алып киткән Ватан сугышы еллары торган саен ераклаша бара. Ләкин коелган каннар, өзелгән гомерләр бәрәбәренә Бөек Җину көнен якынайткан ватандашларыбыз, авылдашларыбызның якты истәлеге һәрчак күңел түрендә.
Ел саен, ямьле май аенда без кабат каһарманнарыбызны искә алабыз, аларның изге рухлары, якты истәлекләре алдында баш иябез. Ир-егетләребез азатлык өчен фронтта кан койганнар. Җинү көнен якынайту һәм безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз булсын өчен әбиләребез, әниләребез, яшүсмерләр тылда тирләрен түккәннәр. Җиңү бәйрәменең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә шундый батыр хатын-кыз турында язып үтәргә булдым. Авылдашым — тракторчы Нәсибә апабыз ГАЗИЗОВА караңгыдан икече караңгыга кадәр ачлы-туклы фронт өчен икмәк иккән. Без аңа мәңге бурычлыбыз!..