Көне матур, кояш балкый,
Кырларда шыта бөртек.
Бәйрәм көтә, күңел җырлый,
Бөтен җирдә дә шатлык!
Сабан туе, Сабан туе!
Эшләреңне читкә куй!
Күңел ачыйк көне буе
Үз батырын көтә куй!
Читать полностью
Онытмагыз әтиләрне
Әтиләр көне — июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара бәйрәм. Россиядә Әтиләр көнен 2014 елдан бәйрәм итә башладылар. Бу көнне балалары әтиләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бүләкләр бирәләр.
Әтиләр көне — июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара бәйрәм. Россиядә Әтиләр көнен 2014 елдан бәйрәм итә башладылар. Бу көнне балалары әтиләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бүләкләр бирәләр. Читать полностью
Икеләтә бәйрәм күрке
12 июньдә, Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында, 31нче мәртәбә өлкә Сабан туе гөрләде. Иртән-иртүк паркка җыела башлаган татарларның күңелләрен иркәләп милли татар көйләре агылды, урман исләренә шашлык исе кушылды, һәр җирдә очрашу-күрешүләр, гәпләшү-көлешүләр ишетелде. Читать полностью
Инандым мин ошбу имамга
“Илаһи, ният кылдым, фәлән намазның фәлән рәкәгать сөннәтен (фарызын) укымакка, йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына, хәлисән лилләһи Тәгалә”. Намазлыкка баскач, ошбу сүзләрне әйтәбез. Имам булганда, намаз укучылар аның артыннан намаз уку шартларын, кагыйдәләрен кабатлый, кыямга, сәҗдәгә иелә, Коръән аятьләрен укый.
Кем соң ул имам, мулла? Нинди сыйфатлар иясе? Читать полностью
“Мирас” фестивале дәвамлы булырмы?
Апрельдә Самарада “Мирас” I Халыкара татар мәдәнияте фестивале гөрләп узды. Аннан соң шактый вакыт үтсә дә, редакция почтасына бу фестивальгә карата төрле хәбәрләр килә. Кемдер фестивальдән калган шатлыклы тойгылары белән уртаклаша, кемдер оештыручыларга шелтә белдерә. “Бу фестиваль дәвамлы булырмы икән?” — дип борчылучылар да бар. Без бу хатларны игътибарсыз калдыра алмадык, әлбәттә, һәм “Мирас” фестивале турында хатирәләребезне яңартып, газета укучыларның сорауларына җавап бирергә булдык. Читать полностью
Рәссам иҗаты мәңгелек
21 майда Самараның танылган рәссамы, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Нурхәтим Зариф улы Биккуловның вафатына бер ел тулды. Читать полностью
Әле дә син бар, кызым!
8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне
Олылык чоры. Ул һәркемгә дә килә һәм аны берничек тә атлап үтеп булмый. Куллар-аяклар йөрми, чирләр иярә, гади генә эшне эшләү дә кыенлаша. Җитмәсә, балалар да ерак җирләрдә гомер итәләр, туганнар да гел-гел синең яныңда утыра алмыйлар, күршеләр дә сирәк керә — һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкате, дигәндәй. Җил-җил атлап килүче социаль хезмәткәрне күргәч кенә, моңаеп утырган әби-бабайларның өендә кояш чыккандай була. Картлык көнеңдә балаларыңны, туганнарыңны алыштырган сердәшең, киңәшчең, ярдәмчең булып беткән социаль хезмәткәрең булу — зур бәхет икән ул. Читать полностью
Сызранның “Фәйзулла” мәчетендә Ураза гаете
Сызранның Көньяк-Көнбатыш районындагы “Фәйзулла” мәчетендә үткән Ураза гаетенә 150ләп мөселман җыелды. Башта Тәүфыйк хәзрәт Бикбаев мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан котлады, һәммәбезгә сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек, дөньяларга тынычлык теләде, халыкара дуслыкны ныгыту гамәлен изге эш дип белдерде. Хәзрәттән соң чыгыш ясаучылар да ислам динен саклау һәм үстерү, төрле милләт халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, ярдәмләшеп яшәү турында сөйләделәр. Гает намазыннан соң мөселманнар гает садакалары тараттылар. Читать полностью
Кечкенә Рөстәм (Денис авылында туып-үскән Зилә Мөдәррисова хикәясе)
Рөстәмгә күптән түгел генә җиде яшь тулды. Ул гаиләләрендә уртанчы бала. Олы апасы Айгөл зур инде. Ул быел мәктәпне тәмамлый. Ә Рөстәм әле укырга быел гына бара. Сөмбел исә бөтенләй кечкенә. Аңа бары тик дүртенче яшь китте. Читать полностью
Ана телен өйрәнү – “Шатлык” ул
Хәзерге вакытта баласына өстәмә белем-тәрбия бирергә теләгән кешегә сайланырга урын бар. Самарада гына да аларның төрлелегенә хәйран каласың — иртә үсеш мәктәбе, җыр-биюләр, спорт, рәссамчылык, чит ил телләренә өйрәтү түгәрәкләре бихисап.
Ә бер ел элек шәһәребездә “Шатлык” татар балалары клубы да эшли башлады. Клуб планында — сабыйларда ана телендә сөйләшү теләге уяту, гореф-гадәтләребез, милли бәйрәмнәребез белән таныштыру, әдәби һәм мәдәни байлыгыбызны күзаллау кебек бик җитди тәрбия чаралары каралган. Читать полностью
Мин бүген сезнең янда, якташларым!
1 июньдә күренекле татар шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМнең вафатына биш ел тулды. Без, Камышлы районының Йолдыз авылында туып-үскән атаклы шагыйребезнең якташлары, аны хөрмәтләп искә алыйк. Читать полностью
Гали авылында Рамазан ае
Похвистнево районының Гали авылы халкы изге Рамазан аен сагынып, сөенеп, олы кунак итеп каршы алды. Читать полностью
Ул яшәргә тиеш иде…
Юк-бар сүзләр ишетсәм элек,
Көйсезләнә иде йөрәгем.
Яши-яши, акыл тупланадыр,
Игътибар итмәскә өйрәндем.
Сөйлиләр икән – димәк яшим!
Көнләшерлек итеп, гөрләтеп!
Әллә кайдан сәлам биреп китәм,
Эчләрендә утлар дөрләтеп.
Тартып барган арбам тәгәрмәченә
Тыксалар да кайчак таяклар,
Яннарымда – Раббым, ярдәм бирә,
Һәм нык тора әле аяклар…
Бу шигырьне “Вконтакте” социаль челтәрендәге Фәрхәт Мәхмүтов битеннән табып алдым. Анда ул башкарган күпсанлы эш нәтиҗәләренә багышланган язмалар һәм шушы бердәнбер шигырь эленеп тора. Белмим, аны ул үзе язганмы, әллә кайдандыр алып куйганмы… Хәзер инде моны белә дә алмыйбыз. Ләкин андый шигырьне кую өчен җитди сәбәп булгандыр, дип уйлыйм. Читать полностью