Самаралылар Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының икенче Корылтае турында
Мәркәзебез Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының икенче Корылтае уздырылды. Ул “Халык педагогикасы һәм кыйммәтләре аша балаларда милли үзаң тәрбияләү” темасына багышланган иде. Шуңа да ул балалар бакчаларына экскурсияләрдән башланып китте. Соңрак Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләренең финал өлеше күрсәтелде. Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе бинасында “Татар халкының үсеш стратегиясе” тәкъдим ителде. Аны Милли Шура рәисе урынбасары, галимә Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова да анда бик үтемле чыгыш ясады. Читать полностью