Уйный сазым да минем бәйрәм көен…

Венера ГАНИЕВА фестивальнең иң кечкенә катнашучысы Амелия ШӘМСЕТДИНОВАга махсус бүләк тапшырды.

Венера ГАНИЕВА фестивальнең иң кечкенә катнашучысы Амелия ШӘМСЕТДИНОВАга махсус бүләк тапшырды.

Апрельнең беренче ял көннәрендә Самараның “Заря” мәдәният сарае ике көн буе милли җыр-моңнарыбыздан гөрләп торды. Моңа I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале сәбәпче булды. Өлкәбезнең төрле районнарыннан, Самарадан, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән (Казахстан, Кытай) килгән төрле яшьтәге талант ияләре – барлыгы 500дән артык кеше “Вокал”, “Музыка коралы”, “Бию”, “Сәнгатьле уку” номинацияләрендә сәләтләрен күрсәттеләр. Читать полностью

Ни чәчсәң, шуны урырсың

alimenti

Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм пенсионер Рәйсә Әминова бу хакта ни уйлыйлар? 

“Алимент” сүзен ишеткән кеше иреннән аерылган хатынны,  аның ятим балаларын, алиментлардан качып йөрүче атаны күз алдына китерә. Ә менә пенсия яшенә җиткән ир — хатыннан, хатын — ирдән, энесе — апасыннан, әби белән бабай — оныктан, гомумән җитди сәбәп буенча эшли алмаучылар — акчалырак туганнарыннан алимент алу хокукы барлыгын белә идегезме?  Әле пенсия ала башламаган, ә хөкүмәт карары буенча “пенсия алды кешесе” булып саналган эшсез ата-аналар да балаларыннан алимент түләтә алалар хәзер. Гаилә кодексында шулай дип язылган. Тик Россиядә бу гамәл киң таралыш тапмый әлегә. Киресенчә, ата-аналар балаларына гомер буе тиешле булып кала бирәләр. Читать полностью

Чаллы Баш (Челно-Вершины) авылында яшәүче М.Г. Хәлиуллина: Гаделлек бармы?

93dbb510f052d4d084620ab5d4384b54“Гаделлек бармы?” дигән сорауга җавап таба алмыйча, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Мин үзем Татарстанда туып-үстем. Тормыш юлым сыер савучылыктан башланды. Кияүгә чыкканчы унбиш баш тана бозаулатып саудым. Бала тугач, анда эшкә бармадым инде, чөнки кулларым бик каты шешә, авырта башладылар. Читать полностью

Юксынабыз сине, Зәйнәп апа!

DSC_7433“Бердәмлек” газета­сын­да күп еллар җаваплы сәр­катиб һәм хата тик­шерүче булып эшләгән Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһ­лиуллинага 9 ап­рельдә 80 яшь тулган бу­лыр иде. Читать полностью

Вәт ичмасам концерт!

Ln2nvJExnh0Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йор­тында искиткеч матур концерт узды. Ул күрше Камышлы рай­онының Балыклы авылы үзеш­чәннәре көче белән әзер­ләнгән иде.

Кызганыч, бу көнне көчле буран чыгып, күп авылдашлар чарага килә алмады. Ә менә килгәннәре бик зур ләззәт алдылар.

Читать полностью

Әлифне таяктан аерырга өйрәтүчеләр

Азат НАДИРОВ һәм Хәридә ДАШКИНА балалар арасында.

Азат НАДИРОВ һәм Хәридә ДАШКИНА балалар арасында.

(Дәвамы. Башы 16 март санында)

Шулай итеп, татар якшәмбе мәктәбендә дәресләр 1989 елның 9 сентябрендә башланды. Беренче дәресләргә бары унике генә бала йөри. Тора-бара аларның саны күбәя һәм балаларны өч төркемгә бүлеп укытырга туры килә. Якшәмбе мәктәбенең беренче укытучылары Хәридә Дашкина, өлкә мәгариф бүлеге белгече Дамир Гатин, иске татар язуы белгече Минәхмәт Сәгыйров, музыкант Әлфия Гыйниятуллина ноябрьгә кадәр бушлай эшлиләр. Читать полностью

Газыя апаның изге эшләре

газыяГомерләрнең озыны да, кыскасы да, кинәт кенә өзелеп киткәне дә — һәр кешегә иң кадерле әтисе белән әнисе тарафыннан бүләк ителгән гомер. Туганнарыбызга, дусларыбызга теләк теләгәндә без хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Алардан да кадерлерәк нәрсә бармы икән дөньяда?

2018 елның 5 февралендә без авылдашыбыз Газыя Нур­мөхәммәт кызы Гарипованы соң­гы юлга озаткан идек. Гади генә, ак яулыклы бер апа дөнья белән хушлашты. Ә карасаң, аның изге эшләрен санап та, сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел икән. Читать полностью

Шулай яшәп ятабыз

6Лаек­лы ялга чыккач та, үзеңә бик күп шөгыль табарга була

Без Иске Ярмәк авылында яшибез. Яшь вакытта гомер хезмәт итеп, балалар үстереп, өйләр салып, мал-туар тотып үтә дә китә. Менә инде без дә олылык чорына аяк бастык. Аллаһыга шөкер, тормыш дәвам итә. Кайбер кешеләрнең: “Уф, эчем поша, нишләргә белмим, вакыт үтми, өйдә ятып туйдым”, — дигән сүзләрен  ишетәм дә хәйран калам. Аякларың йөреп, күзләрең күреп торганда, ничек инде эч пошарга мөмкин. Озак еллар урын өстендә яткан, куллары да күтәрелмәү сәбәпле тешләре арасына каләм кыстырып, гыйбрәтле шигырьләр язган, кабатланмас рәсемнәр ясаган шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның шигыре искә төшә: “Бирегез миңа аяк-кул гына”… Читать полностью

“Эх, алмагачлары!”

DSCN9499Самараның Киров мәй­да­нындагы Иҗат са­раенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ко­медия театры мил­ләт­тәш­ләребезгә Шамил Фәр­хет­динов әсәре буенча куел­ган “Эх, алмагачлары!” коме­дия­сен тәкъдим итте. Тамаша шыг­рым тулы зал каршында үтте. Читать полностью

«Бишек туе» в школе «Алтын сандык» в Самаре / Жырлы бишек, жылы бишек эленә өй түренә

Z-kYpC9q-AoШкола «Алтын сандык» Гульнары Насыйровой в Самаре продолжает свою работу. 1 апреля мы извлекли из чудесного бабушкиного сундука очень интересную тему: «Бишек туе». Также была организована телевизионная съемка телеканалом «Губерния» (корреспондент Е.Шишкина). Читать полностью

Сәрвәр әби маҗаралары

OLYMPUS DIGITAL CAMERA1 апрель — Көлке көне 

Сәрвәр әби бүген төнен йок­ламады дисәң дә була. Иртән-иртүк олы кызы Гаян белән юлга чыгасы бар, йоклап калмагайлары! Берничә ай элек шәһәрдә яшәүче төпчеккәе Саниягә фатир биргәннәр иде, ул: “Әнкәй, бер килеп, кайда яшәгәнебезне күреп кит инде”, — дип, кунакка чакырып тора. Бакча эшләре башланганчы, Сәрвәр әби Гаян белән Санияләргә кунакка барып кайтырга булдылар. Читать полностью

Андый шагыйрьләр йөз елга бер генә туа

Давыдов

Алсу Абдульянова (сулда) әтисенең күлмәген музейга тапшыра.

22 мартта Камышлы рай­онының Әнвәр Давыдов исе­мендәге Мәдәният йортында шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган зур чара узды. Читать полностью

Халык, ишетәсеңме? Фикереңне көтәләр!

Стратегия

Делегатларны “Металлурглар” мәдәният сараенда каршы алу.

Соңгы вакытта “Татар халкының үсеш стратегиясе” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул? Аның максаты нидә? Бу сорау халыкны бик борчый. Араларында: “Ул документ кына булып калмасмы? Милләтебезне чынлап та үсешкә китерә алырмы?” – дип шикләнүчеләр дә, “Күптән кирәк иде”, — диючеләр дә бар.  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган  “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы белән танышып, конгресска үз тәкъдимнәрен җибәрүчеләр дә шактый икән инде. Читать полностью