Геройларыбыз хөрмәтенә — истәлек такталары / Безнең онытырга хакыбыз юк

SONY DSCСамарның Галактионовский урамында урнашкан 64нче өйгә Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуевка истәлек тактасы эленде. 

Самар шәһәрендә татар каһарманнары хөрмәтенә куелган ике һәйкәл бар иде. Алар — Революционный һәм Аэродромный урамнары чатында Советлар Союзы Герое Ольга Санфирова, ә Победа паркында Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышев һәйкәлләре.  

Куйбышевта 1925 елда туган Рәүф Кутуев 5 яшенә кадәр Галактионовский урамындагы шушы өйдә яшәгән. Аннан соң аның гаиләсе Актүбә шәһәренә күчеп киткән.

Сугышта ул берничә тапкыр җәрәхәтләнсә дә, фронт кырларында көрәшүен дәвам итә. Ә Дунай елгасы буенда барган каты сугышта милләттәшебез, кулына гранаталар тотып, немец танкы астына ташлана. Аның бу батырлыгын күргән солдатларга көч-куәт керә, һәм бу җиңү китерә.

1945 елда 19 яшьлек кече лейтенант  Рәүф Кутуевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бу чара Татарстан, Самар өлкәсе министрлыклары, шәһәрнең милек белән идарә итү департаменты, Әнвәр Горланов җитәкчелегендәге өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм иганәчеләр ярдәмендә оештырылды.  Истәлек тактасын әзерләү эшенең күп өлешен үз өстенә өлкә мохтарияте директоры Шамил Галимов алды.

SONY DSC

Истәлек тактасын урнаштыру тантанасын Рәүф Кутуев һәм фронт кырларында ятып калган, сугыштан исән-сау кайтып, аннан якты дөньяны ташлап киткән барлык солдатлар истәлегенә күп җылы сүзләр яңгырады.

-          Бу чара аларның рухына дога булып барсын иде, иншАллаһ. Сугыш – куркыныч нәрсә. Шуңа күрә без тыныч тормышның кадерен белеп, һәр яңа көнгә шатланып яшәргә, безгә аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчыларның якты истәлеген сакларга тиешбез. Ә аларның исемнәрен, батырлыкларын яшь буынга белгертү – безнең бурычыбыз. Алар да шушындый Геройларыбыз һәм, гомумән, Ватаныбыз иреге өчен көрәшкән кешеләр белән горурлансыннар иде, — дип чыгыш ясады Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин.

Тантанада шулай ук өлкә сугыш, хәрби көчләр, хокук саклау органнары советы рәисе Юрий Цыганов, Бөек Ватан сугышында катнашучы отставкадагы полковник Баязит Казаков, Самар шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, хәрби көчләр ветераны, отставкадагы полковник Идеал Галәветдинов чыгыш ясадылар.

Тарихчы, өлкә универсаль фәнни китапханәсенең баш белгече Александр Завальный да татарлар турында мактаулы сүзләр әйтте.

-          Татар халкы вәкилләре Самар өлкәсенең тарихына, мәдәниятенә, икътисадына зур өлеш кертәләр. Ә татар спортчылары белән бөтен Самар һәм Россия горурлана. Сугыш барышында Самар татарлары үзләрен кыю, батыр солдатлар, оста командирлар итеп күрсәткәннәр.

Гаделлек өчен үз гомерләрен корбан иткән барлык Самар геройлары исемнәре изге булган кебек, Рәүф Кутуев исеме эленгән бу урын да халык өчен шундый урынга әйләнер, дип ышанам, — диде ул.

Тик менә истәлек тактасы эленгән өйнең тышы бик ташландык хәлдә. Тантанада чыгыш ясаган Идеал Галәветдинов шәһәр администрациясе яисә иганәчеләр ярдәмендә өйне яңарту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Шулай ук Ленинградский урамында элеккеге елларда Идел буе хәрби округының сәяси бүлеге каршындагы профессиональ татар музыка-драма студиясе эшләгән өйгә дә истәлек тактасы урнаштырылды. Биредә танылган драматург, режиссер Кәрим Тинчурин художество җитәкчесе булган.

image-12-12-14-11-31-2

Шулай ук Ленинградский урамында элеккеге елларда Идел буе хәрби округының сәяси бүлеге каршындагы профессиональ татар музыка-драма студиясе эшләгән өйгә дә истәлек тактасы урнаштырылды.

Ә Алексей Толстой урамында Тарихи мәчет янында 1902 — 1918 елларда милли татар мәктәбе  эшләгән өйгә шулай ук истәлек тактасы эленде. Бу эшләрне дә алда язып үтелгән оештыручылар башкарды.

image-14-12-14-03-58

Алексей Толстой урамында Тарихи мәчет янында 1902 — 1918 елларда милли татар мәктәбе эшләгән өйгә шулай ук истәлек тактасы эленде.

image-14-12-14-03-58-1 image-14-12-14-03-58-3 image-14-12-14-03-58-5 image-14-12-14-03-58-6 image-14-12-14-03-58-7image-14-12-14-03-58-9 image-14-12-14-03-58-10

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Сәлам».

Искәндәр МИФТАХОВ фотосурәтләре.

* * *

Икенче ел шәһәребездә өлкә татар милли-мәдәни авто­номиясе “Самара крае тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проектын тормышка ашыруда зур эш алып бара. Әлеге проект кысаларында әле 2013 елда Самараның Үзәк спорт сарае бинасына (Молодогвардейский урамы, 222) 1913 елда ачылган Җәмигъ мәчетенең 100 еллыгына ис­тәлек тактасы куелган иде. Ә менә быел өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Татарстан мәдәният министрлыгы грантын отып, бу акчага  XVII – XX гасырларда Самараның татар һәм мөселманнар тормышына бәйле булган тагын өч бинага шулай ук истәлек такталары элде. Аның берсе Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев (1925 – 1944) яшәгән Галактионовский урамында 64нче йортка куелды.

Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев яшәгән йортка истәлек тактасы элү вакытында.

Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев яшәгән йортка истәлек тактасы элү вакытында.

1945 елдан Советлар Союзы Герое исемен йөртүче батыр милләттәшебез Рәүф Кутуев яшәгән йортка истәлек тактасын элү тантанасында Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин бу чараның үсеп килүче яшь буын өчен аеруча әһәмияткә ия булуын ассызык­лады.

Тантанада шулай ук өлкә сугыш, хәрби көчләр, хокук сак­лау органнары советы рәисе Юрий Цыганов, Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Баязит ага Казаков, Самара шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, тарихчы, өлкә универсаль фәнни китапханәсенең баш библиографы Александр Завальный катнашты.

Бу чарага шаһит булган гади самаралылар да битараф кала алмадылар. Күрше йортта яшәүче Валерий Порецковский татар милләте турында бик җылы сүзләр әйтеп үтте.

Татар оешмалары җитәк­челәре, Җәмигъ мәче­те аксакаллары шулай ук Ленинград урамының 1920 елда күренекле татар драматургы Кәрим Тинчурин җитәкчелегендә беренче татар музыка-драма студиясе эшләгән 28нче санлы йортка истәлек тактасын элделәр.

Самара татарлары өчен тагын бер истәлекле бина — Алексей Толстой урамындагы 1902 елдан алып 1918 елга кадәр татар милли мәктәбе эшләгән 63нче санлы йортка истәлек тактасы куелды. Чарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов, өлкә мәгариф министрлыгының әйдәп баручы белгече Дамир Гатин чыгыш ясадылар.

Шәһәребездә Самара крае­ның тарихында татар тор­мышына кагылышлы әле та­гын дистәдән артык бина бар. Мөмкинчелек табып, ки­лә­­чәктә аларга да истәлек такталары куйсак, яхшы булыр иде. Истәлек тактасы – бай тарихыбызга, күренекле кешеләребезгә, күркәм вакыйгаларга хөрмәт күрсәтү билгесе бит ул. Ә аларны онытырга хакыбыз юк безнең.

Шамил ГАЛИМОВ,

тарихчы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1555

Один комментарий

  1. все правильноТак должно быть Молодцы Правильно делаете.