
Мәгъдән абый Кәбиров.
Сугыш… Бу сүзләрдә мәңге юылмас күңел яралары, ватылган-җимерелгән кеше язмышлары, өзелгән гомер, чәчәк аталмаган мәхәббәт, ятимлек дисеңме, ачлык-ялангачлык күренеп тора.
Сугыш… Бу сүзне ишетүгә йөрәгебез дерт итеп, сискәнеп китә. 1418 көн дәвамында күпме кеше гомере фашист пулясыннан киселгән…
Безнең Яңа Ярмәк авылында җиңү алып килгән ветераннарыбызның берсе дә юк инде. Бүгенге язмам герое — Бөек Ватан сугышы мәшхәрендә исән калып, гомер буе хезмәт итеп яшәгән хезмәт һәм сугыш ветераны Мәгъдән абый Кәбиров. Читать полностью →