Совет Норлаты авылында яшәүче Фәнүзә КӘРИМОВА: «Ни өчен ата-аналар балаларының ышанычын, ихтирамын югалталар?»

442Барлык ата-аналар да ба­лаларның үзләрен яратуларын һәм хөрмәт итүләрен телиләр. Ләкин еш кына алар, үзләре дә сизмичә, тәрбия эшендә хата җибәрәләр һәм балаларының ышанычын, ихтирамын югалталар. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Читать полностью

Тормыш авыр, дибез…

Буа-2-263x300

Раил Садриев.

Күптән түгел Самарада Буа дәүләт сатира театры тамаша куеп киткән иде. Аның җитәкчесе Раил Садриев бик матур, эчтәлекле итеп шигырь укуы белән самаралыларның күңеленә кереп калды. Шигырьләрнең дә ниндиләре диген әле! Бу кичне сәхнәдән Фәнис ага Яруллинның, Илдус Гыйлаҗевның тирән мәгънәле әсәрләре яңгырады.

Арчада яшәүче Гөләра Шәрипованың “Тормыш сәгате” дип аталган шигыре аеруча истә калырлык. Гади авыл хатынының тормышыбыз турында шундый дөрес итеп язуы миңа шундый тәэсир итте ки, хәтта концерттан кайту белән бу шигырьнең сүзләрен Интернет челтәреннән табып алып, кат-кат укып чыктым һәм аларны яраткан “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдым. Читать полностью

Җир эшкәртү, мал асрау – табышлы хезмәт ул

DSC08679Авыл халкы өчен иң кызу чор — чәчү вакыты җитте. Камышлы районының Чулпан бистәсендә яшәүче шәхси ху­җалык җитәкчесе Раил Кәримов та, көннәр салкын торуга карамастан, көне-төне басуда. Мин аны улы Илнур һәм авылдашы Фаил Шәйдуллин белән җир эшкәрткән вакытта очраттым. Читать полностью

72 елдан соң Берлинны яулап алдылар

Сызран татарлары Берлинда.

Сызран татарлары Берлинда.

Самараның “Ак калфак” ха­тын-кызлар оешмасы активисты Айсылу Әбдиева быелгы Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “В контакте” социаль челтәре аша дусларына, танышларына сугышта катнашкан туганнарының фотосурәтләрен җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул 1941 елда хәбәрсез югалган Хәким Әбдиев (Бузовьязы, Башкортстан), 1945 елда сугышта һәлак булган Фәридә Мортазина (Куйбышев шәһәре) һәм сугыш яраларыннан вафат булган Нурсәхи Шәвәлиев (Камышлы районы Дәүләткол авылы), 1944 елда илебезнең азатлыгы өчен гомерен куйган Нурсәхи Хәлиуллин (Камышлы районы, Искә Ярмәк авылы), сугыштан исән-имин кайткан Хәйрулла Миңнуллин (Татарстанның Куш­маны авылы), Әкрәм Кә­римов (Оренбург өлкәсе, Кол­шә­рип авылы), Шакирҗан Шәрәфетдинов (Мулла авылы), Шәфигулла Татлаевларның (Ульян өлкәсе Аллагулово авылы) фотосурәтләрен бер плакатка урнаштырсаң, күтәреп йөрергә уңайрак булыр, дигән карарга килде. Айсылу аларны Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак “Үлемсез полк” йөрешенә алып чыгарга ниятләгән иде бит. Тик берникадәр вакыт үтүгә бу планны үзгәртеп, Мәскәүдәге түгел, Берлиндагы йөрештә катнашырга кирәк, дигән фи­кергә килде ул. Германиядән кайткач Айсылу Әбдиева үзе бу турыда “Бердәмлек” хәбәрчесенә сөйләде. Читать полностью

Җырлап каршы ал юбилейларны!

мингулова 2Якташыбыз, талантлы татар җырчысы Лилия Габделхәй кызы Мингулованы түгәрәк юбилее белән тәбриклибез!

“Бердәмлек” газетасында 2014 елда ТНВ-Планета теле­каналының “Музыкаль дистә” хит-парадында катнашып финалга чыккан Лилия Мингулова белән “Сез — хәзинә! Сез — бомба!” дип аталган күләмле әңгәмә бастырылган иде. Анда якташыбызның тыныч тормышы кинәт кенә үзгәрүе, аңа Казандагы иҗади тормыш һәм Самарадагы гаиләсе арасында “ярылырга” туры килүе турында язылган иде. Читать полностью

Агыйделдән Дон ярларына кадәр

Тарасов районының Митякин авылы зира­тында милләттәшебез Мәхмүт Бәкер улының туганы сугышчан офицер Рәхим Биктимер улы Усмановның кабере янында.

Тарасов районының Митякин авылы зира­тында милләттәшебез Мәхмүт Бәкер улының туганы сугышчан офицер Рәхим Биктимер улы Усмановның кабере янында.

112нче Башкорт дивизиясенең сугыш эзләре буйлап Ростов өлкәсенә ясалган автосәфәр вакытындагы кайбер кичерешләр

Сугыш турында нәрсә белә идем мин? Укылган ки­таплар, балачакта караган фильм­нардан һәм ул чакта исән фрон­товикларның сөйлә­гән­нәреннән чыгып, күпне белә идем. Ә 112нче Башкорт ди­визиясе турында нәрсә белә идем? Бик күпне белә идем. Тик шушы тарихи сәфәр барышында мин бер нәрсәне ачык төшендем: сугыш турында да, Башкорт кавалерия ди­визиясе турында да бер нәрсә дә белмәгәнмен икән! Ни өчен? Чөнки мәгълүма­тым күп булган, тик кичерешләр, тойгылар җитмәгән. Аларны тик шушында килеп, тоташ кан белән сугарылган туфракка басып торып кына алырга мөмкин! Шунда гына танклар гүләвен, туплар шартлавын, “Мессер” очкычларының һава яруын ише­тәсең… Һәм барысы да синең җаның аша үтә… Җаның аша үтә дә, бугазыңа килеп тыгыла… Читать полностью

Иманлы Кулаткы җирендә журналистлар очрашты

Наилә ХӨСӘЕНОВА үзе¬нең шигырен сөйли.

Наилә ХӨСӘЕНОВА үзенең шигырен сөйли.

Татарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районы соңгы елларда үзгәрешләр чоры кичерә. Танылган эшкуар, меценат Эдуард Әнвәр улы Ганиев ярдәме белән мәгариф hәм мәдәният учаклары яңартыла, мәчетләр hәм мәдрәсәләр сафка бастырыла, данлыклы якташларның исемнәре мәңгеләштерелә, авыл урамнары төзекләндерелә, экономика җайга салынып килә.

Бүген кулаткылылар татар дөньясында барлык юнәлешләр буенча да беренче булырга омтылалар. 2008 елда «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале беренче тапкыр нәкъ менә шушы җирлектә үткәрелгән иде. Мәртәбәле дин әhелләре катнашында «Кулаткы укулары» уздыру да шушы чорда традициягә керде. 2016 елда Иске Кулаткы районы VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итте. Ә бу елның апреленда биредә татар милли массакүләм мәгълyмат чараларының Iнче төбeкара фестивале үткәрелде. Читать полностью

Балалар – тормыш яме / Великая ценность — семья

Ден Семьи1

Дмитрий Овчинников (уртада), Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим (уңда), хатыны Зөһрә ханым түгәрәк өстәл артында очрашу вакытында.

Шушы көннәрдә өлкә губернаторы резиденциясендә Халыкара гаилә көненә багышланган тантана узды. Анда өлкәбезнең барлык районнарыннан өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән 14 гаилә чакырылган иде. Алар арасында мил­ләттәшләребез — Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөх­тәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим гаиләсе дә бар иде. Читать полностью

Президент куйган бурычларны үтәү юлында

Меркушкин пресса11 майда өлкә губернаторы Николай Меркушкин үзенең бишьеллык эш йомгаклары буенча пресс-конференция үт­кәрде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар белән очрашу биш сәгатьтән артыграк дәвам итте. Сөйләшүдә катнашкан 150дән артык журналистның алтмышы өлкә шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан килгән иде. Читать полностью

Тәкъдиреңә ни язылса, шуны күрәсең

Миңнурый апа кызы Әнүзә ханым белән.

Миңнурый апа кызы Әнүзә ханым белән.

Беркөнне мин, Шенталы районы үзәгенә баргач, күп­тәнге танышым Миңнурый Зәки кызы Төхвәтуллинаның хә­лен белеп чыгарга булдым. Күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч, аның әнисен (хәзер мәрхүмә инде) Гыйз­зиҗамал әбине искә тө­шердек. Читать полностью

Мин Хәмитме әллә Фәритме? (булган хәл)

В госпитале. Москва 1942 годБезнең оешма 70нче елларда Уфа шәһәренең бер заводында яңа корпус төзеде. Миңа да ярты ел чамасы шунда командировкада булырга туры килде. Прораб булып эшләгәч, заводның төзелеш бүлегендә еш була идем. Шунда эшләгән, сугышта да булган бер татар кешесе белән танышып, дуслашып киттек. Ул яраланып, исемнәре ялгыш буталып, башка исем белән йөргәне, фаҗигале дә, кызыксынырлык та язмышы турында сөйләде. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым. Читать полностью

Язгы яшьнәү, гөрләвекләр белән исәнлекләр сезгә өстәлсен

Зубаржат апа

Габдулла һәм Гадилә Гыйниятуллиннар.

Җиһанда яз. Карлар эреп, елгалар ярлардан ташыган, агач бөреләренең ямь-яшел керфекләрен ачып, кояшка карап назланган бер чак. Дөнья сихрилегенә сокланып карап торган Габдулла ага туган якларга кайтып килүче кош­ларның кур-р, кур-р дип сәлам бирүләрен ишетте дә күңеле бөтенләй нечкәреп китте.

- И-и, кошкайларым, тагын кайттыгызмыни! Чит җирләрдә канат кагулары җиңел түгелдер шул, — дип, сөйләнә-сөйләнә, өенә кереп китте ул. Ләкин анда да кыр казлары турындагы уйлары калдырмады. Ул карчыгына карап:

- Гадилә, онытмадыңмы әле яшьлек елларыбызны? 55 ел элек кушылган идек түгелме? Читать полностью