Самарада инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен махсус Корбан гаете узды
Менә берничә ел инде Самара мөселманнарның төп бәйрәмнәре — Ураза һәм Корбан гаетләре, иртәнге бәйрәм намазлары, корбан чалу һәм сый-нигъмәтләр ашау белән генә чикләнми, балалар өчен кызыклы һәм тәрбияви чаралар да уздырылып килә. Ә менә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Корбан бәйрәме региональ Диния нәзарәте тарафыннан быел беренче тапкыр уздырды.
Бәйрәм хисе Җәмигъ мәчетенең төп мәйданчыгына якынлашканда ук сизелә иде. Балаларны, ә төп кунаклар нәкъ менә алар иде, аниматорлар уен-көлке, кабартылган чәчәкләр белән каршы алалар, балаларга тапшыралар. Биек йөрешле клоуннар, әледән-әле балаларны кулларына күтәреп алалар һәм, бергә фотога төшеп, кабат җиргә бастыралар. Читкәрәк куелган өстәл артында шау-шу һәм гауга хөкем сөрә — биредә рәсем, кул эшләнмәләре ясарга һәм, төрле матур ябыштыргычлар кулланып, үз кулларың белән матур открыткалар эшләп чыгарырга була. Күбесе аквагримм остасына чират торалар — ул балаларның яңакларына махсус буяулар белән чәчәкләр һәм башка бизәкләр төшерә. Виртуаль чынбарлык күзлекләре дә үзенчәлекле балаларда зур кызыксыну уята, чөнки шулай гына алар су асты дөньясына эләгә алалар. Ә көчен һәм җитезлеген күрсәтергә теләгән балалар Самара өлкәсе буенча адаптив тхэквондо федерациясе җитәкчесе Нуриддин Пазылов оештырган спорт мәйданчыгында кайнашалар. Әлбәттә, бер генә катнашучы да аннан бүләксез китми.
Бәйрәмне «Нур» мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов ачып җибәрде. Ул җыелган ата-аналарны һәм балаларны Корбан гаете һәм Зөлхиҗҗә ае белән котлады, гаиләләренә сәламәтлек, киләчәккә ышаныч теләде, инвалид баласы булган гаиләләргә зур игътибар һәм шатлык бүләк иткән өчен әлеге бәйрәмне оештыручыларга һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.
Мәкаләне тулысынча газетабыз битләрендә укый аласыз.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 518




