Губернатор Самарской области Вячеслав Андреевич Федорищев вручил высокое звание «Заслуженный артист Самарской области» руководителю народного ансамбля татарской эстрадной песни «Идель» Мидхату Шакировичу Аминову. Читать полностью
Архив за месяц: Июнь 2026
Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы ГОРЛАНОВка!
Хөрмәтле Әнвәр әфәнде!
Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз!
Сездә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән эшкуарлык сеңере бар. Ләкин Сез акча эшләү белән генә чикләнмисез, мәчетләргә, “Сәләм” татар-мөселман газетасын чыгаруга, милли бәйрәмнәребезгә хәйрия ярдәме күрсәтәсез, өлкә милли-мәдәни автономиясе эшен уңышлы гына алып барасыз.
Татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын, мул кулыгыз саекмасын, эшләрегез уң булсын, Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын.
* * *
Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ
* * *
Нурия Гали кызы ГЫЙЛЬМАНОВА-ХӘЙБУЛЛИНАга!
Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Шамил әфәнде БАҺАУТДИНОВка!
Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз!
Хәрби пенсиягә чыкканнан соң сез Самарага килеп урнаштыгыз һәм актив рәвештә татар милли иҗтимагый эшләрендә катнаша башладыгыз. Башта “Бердәмлек” өлкә татар газетасында хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, аннары ун еллар чамасы күпмилләтле “Радио-7 Самара” радиостанциясе тапшыруларын алып баручы, ә 1996 елдан аның җитәкчесе дә булып эшләдегез. Самара өлкә “Туган тел” оешмасы директоры буларак та күп еллар өлкә күләмендә уздырылган Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек милли бәйрәмнәребезне оештыруга да, аларны алып баруга да зур өлеш керттегез. Шушы эшләрегез өчен Самара губернаторының һәм региональ үсеш министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләндегез. Хәзер инде Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килүче “Сәләм” газетасында хезмәт куясыз.
Шамил әфәнде! Киләчәктә дә Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген тоеп яшәргә насыйп булсын.
Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.
РФ атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Тупли авылы мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе Зөлфирә Мөстәкыйм кызы ГЫЙМАТДИНОВАга!

Хөрмәтле Зөлфирә ханым!
Сезне туган көнегез белән кайнар котлыйбыз!
Сез Тупли мәктәбендә күп еллар буена математика фәнен укыттыгыз. Авыл халкы алдында абруегыз зур, Сезне хөрмәт итәләр. Сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез, хөрмәтле мөгаллимәбез. Сабырлыгыгыз, зирәклелелегез өчен рәхмәт, мең рәхмәт.
Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен, изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.
Шәкүровлар гаиләсе.
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Галиябану Локман кызы БАТАЛОВАга!
Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Руководителю комитета «Халяль» Самарской области Равилю Искандаровичу САБИРОВУ!
От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» и от себя лично сердечно поздравляю Вас с днем рождения!
Желаю Вам крепкого здоровья, семейного счастья, благополучия и благоденствия.
Президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.
Сегодня — День Ашура / Бүген – Гашура көне
Сегодня десятый день месяца мухаррам, в этом году приходящийся на 25 июня — празднование Дня Ашура. Этот день отмечали еще во времена пророка, как благословенный день памяти пророков Аллаха. Читать полностью
“Мир колес” компаниясе җитәкчесе Илдар Зиннәтулла улы ГАЛИЕВка!
Хөрмәтле Илдар әфәнде!
Без Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез!
Сез җәмәгать эшләренә битараф түгелсез, Самар өлкәсендә уздырылып килә торган милли чараларның спонсоры да булып торасыз. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен
Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.
Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.
Илдар әфәнде турында язма:
Тырышкан – табар, ташка кадак кагар
Мөнирә Якуб кызы ХӘКИМОВА-АБДУЛЛОВАга!
Кадерле сыйныфташым! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим! Теләкләргә кигәндә, мин сиңа исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш телим. Гомерең озын, йөрер юлларың тигез, якыннарың сәламәт, бәхетле булсыннар, сине гел шатландырып торсыннар. Барлык хыялларың, теләкләрең чынга ашсын, эшләрең уң, табыннарың мул булсын.
Иң изге һәм матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.
Ул хәсрәтле еллар бер дә онытылмый…
1941 елның 22 июне – газиз Ватаныбыз тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 85 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Ел саен, шушы көнне, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, шушы афәт китергән авыр хәсрәтләр хәтердә тагын да яңара. Әйе, коточкыч вакыйгалардан соң инде байтак еллар узса да, алар бер дә онытылмый шул, каһәр суккан сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең йөрәкләрендә ачы хәсрәт һаман да яшәп килә. Читать полностью
С преданностью и любовью к делу
В день профессионального праздника медицинского работника мы традиционно рассказываем о тех, кто стоит на страже здоровья жителей. Особенно значима эта миссия в педиатрии: здесь лечат не только болезни, но и страхи, тревоги, вселяют доверие и теплоту в маленькие сердца. Именно в таком ключе выглядит ежедневная работа одной из опытных медсестер детского отделения Шенталинской районной больницы Расими Насибулловны Газизулиной. Эту светлую добрую женщину знают и уважают многие земляки. Читать полностью
Поздравили с достойным юбилеем
От имени администрации сельского поселения Денискино и Главы поселения Халиуллина Рината Экрямовича сердечно поздравляем Бикмухаметову Лимозу Фатыховну с замечательным юбилеем – 60-летием! Читать полностью





