Губернатор Самарской области Вячеслав Андреевич Федорищев вручил высокое звание «Заслуженный артист Самарской области» руководителю народного ансамбля татарской эстрадной песни «Идель» Мидхату Шакировичу Аминову. Читать полностью
Архив за день: 30.06.2026
Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы ГОРЛАНОВка!
Хөрмәтле Әнвәр әфәнде!
Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз!
Сездә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән эшкуарлык сеңере бар. Ләкин Сез акча эшләү белән генә чикләнмисез, мәчетләргә, “Сәләм” татар-мөселман газетасын чыгаруга, милли бәйрәмнәребезгә хәйрия ярдәме күрсәтәсез, өлкә милли-мәдәни автономиясе эшен уңышлы гына алып барасыз.
Татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын, мул кулыгыз саекмасын, эшләрегез уң булсын, Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын.
* * *
Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ
* * *


