Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы ГОРЛАНОВка!

7a049015-b86a-41a7-a21e-014f9d6394e7Хөрмәтле Әнвәр әфәнде!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз!

Сездә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән эшкуарлык сеңере бар. Ләкин Сез акча эшләү белән генә чикләнмисез, мәчетләргә, “Сәләм” татар-мөселман газетасын чыгаруга, милли бәйрәмнәребезгә хәйрия ярдәме күрсәтәсез, өлкә милли-мәдәни автономиясе эшен уңышлы гына алып барасыз.

Татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын, мул кулыгыз саекмасын, эшләрегез уң булсын, Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын.0c0b2872d3f7afa8969b72bb6c7df656

 

* * *

Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ

 

* * *

Нурия Гали кызы ГЫЙЛЬМАНОВА-ХӘЙБУЛЛИНАга!

87Кадерле сыйныфташым! Ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим, саулык, озын гомер, максатларыңның тормышка ашуын телим. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Бәла-казалардан имин булып яшә.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Шамил әфәнде БАҺАУТДИНОВка!

SHamilХөрмәтле Шамил әфәнде!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз!

Хәрби пенсиягә чыкканнан соң сез Самарага килеп урнаштыгыз һәм актив рәвештә татар милли иҗтимагый эшләрендә катнаша башладыгыз. Башта “Бердәмлек” өлкә татар газетасында хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, аннары ун еллар чамасы күпмилләтле “Радио-7 Самара” радиостанциясе тапшыруларын алып баручы, ә 1996 елдан аның җитәкчесе дә булып эшләдегез. Самара өлкә “Туган тел” оешмасы директоры буларак та күп еллар өлкә күләмендә уздырылган Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек милли бәйрәмнәребезне оештыруга да, аларны алып баруга да зур өлеш керттегез. Шушы эшләрегез өчен Самара губернаторының һәм региональ үсеш министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләндегез. Хәзер инде Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килүче “Сәләм” газетасында хезмәт куясыз.

3a225fe62fc9c91_origШамил әфәнде! Киләчәктә дә Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген тоеп яшәргә насыйп булсын.

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.

Иманлы булсаң, гаиләң нык була

L9VY8-TzTycАйрат һәм Лилия Кәлимуллиннарда кунакта

Еш кына тату гаиләне җылы учак белән чагыштыралар. Әйтергә кирәк, бу бик тә төгәл чагыштырма, чөнки гаилә никадәр дус, ә нигезе нык булса, аннан килгән җылылык дулкыны да көчле була… Ә менә ничек итеп гаилә нигезен ныгытып була соң? Тормыш иптәшеңне сайлаганда ничек итеп ялгышмаска? Соңгы елларда бик күп яшьләр башта никахсыз да, язылышмыйча да бергә яшәп карыйлар, бу дөресме, юкмы? Менә шундый сорауларга җаваплар эзләп, Похвистнево районы Гали авылына юл тоттым. Читать полностью

Олы итеп котлау юллыйк туксан яшь хөрмәтенә…

1EzcvFysGlsИртәгә, 2024 елның 29 июнендә, гомеренең 65 елын медицина хезмәтенә, кешеләрнең тәнен һәм җанын дәвалауга багышлаган Мәгъруф Зәйнулла улы Гыйльмияровка 90 яшь тула! Читать полностью

Два года назад Герой России Дамир Юсупов снова пережил аварийную посадку своего самолета на кукурузное поле

20220615-damir1Ровно два года прошли с того момента, как съемочная группа режиссера Сарика Андреасяна приступила к съемкам фильма о подвиге Дамира Юсупова и его коллег, сумевших без единой жертвы посадить самолет на кукурузном поле после того как у него отказали оба двигателя: «На солнце вдоль рядов кукурузы». Читать полностью

Россиядә ислам банкингын кертү буенча сынау проектының перспективаларын бәяләделәр / В России продлят эксперимент по внедрению исламского банкинга

2ca412ac6bdead8c8f5d6924b95abebcРоссиядә баштарак ике елга исәпләнгән ислам банкингын кертү буенча сынау проекты озайтылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ финанс министры урынбасары Иван Чебесковка сылтама белән хәбәр итә. Читать полностью

Стимулом для сдачи ЕГЭ по татарскому языку могут стать допбаллы при поступлении / Марат Әхмәтов: Татар теленнән имтихан тапшырган укучыларга өстәмә балл стимул була ала

7f1c689def1b66c6e2bd543805d165c1Выпускников, сдавших Единый государственный экзамен по татарскому языку, возьмут на контроль в Министерстве образования РТ. Об этом сегодня сообщил министр образования и науки Татарстана Ильсур Хадиуллин во время встречи с выпускниками, выбравшими этот предмет для сдачи. Читать полностью

Минниханов стал вторым в национальном рейтинге губернаторов

ae4500b8c9081b8306eb8dd170d090f3Раис Татарстана Рустам Минниханов занял второе место в национальном рейтинге губернаторов за май-июнь 2024 года. Об этом сообщает центр информационных коммуникаций «Рейтинг». Читать полностью

Песню «Матушка земля» исполнили на татарском!

БезымянныйСтавшую хитом песню «Матушка земля» Татьяны Куртуковой, перевели на татарский язык, и спели под баян.  Читать полностью

Яңгырасын тальян моңы…

-vIMyXt-3BIКазанда тальянчылар очрашты

Чараны 35 ел дәвамында тальян гармуннар ясау остасы, мәшһүр Җидияр Мохияровның укучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Харисов оештырды. Аның кебек оста Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юктыр, мөгаен. Ул гармун телләрен дә үзе җиздән ясый икән. Читать полностью

Как появилось звание Лидер дней татарской молодежи? / Татар яшьләре көннәре Лидеры исеме ничек барлыкка килгән?

-vIMyXt-3BIВ 2006 году Фархад Махмутов, который на протяжении многих лет возглавлял делегацию Самарской татарской общественной организации «Туган тел», предложил присвоить звание Лидера ДТМ.  Читать полностью

РФ атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Тупли авылы мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе Зөлфирә Мөстәкыйм кызы ГЫЙМАТДИНОВАга!

SONY DSC

Хөрмәтле Зөлфирә ханым!

Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйбыз!

Сез Тупли мәктәбендә күп еллар буена математика фәнен укыттыгыз. Авыл халкы алдында абруегыз зур, Сезне хөрмәт итәләр. Сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез, хөрмәтле мөгаллимәбез. Сабырлыгыгыз, зирәклелелегез өчен рәхмәт, мең рәхмәт.

SONY DSCКүңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Шәкүровлар гаиләсе.