Ниһаять, җәйге каникуллар үтеп, яңа уку елы башланып китте. Күп авылларда мәктәп биналарына капиталь ремонт ясалган, ә Камышлы авылы укучылары 2001 елда төзелә башлап, быел, ниһаять, аякка бастырылган яңа мәктәп бусагасын атлап керделәр. Миңа аның җитәкчесе Айсылу Хәлил кызы КАЮМОВА белән очрашып, бу мәһабәт бина белән якыннан танышу бәхете насыйп булды.
Айсылу Хәлил кызы урамнан ук каршылап, мине яңа бинага “сәяхәткә” алып китте. Бу мизгелдә аның шатлыгы эченә сыймый иде. Читать полностью