Разия ӘЮПОВА (сулда) һәм Гөлнара НАСЫЙРОВА Казанда мастер-класс вакытында.
Мин үзем яшьтән чигү чигеп үстем, әле дә вакытым булганда тиз генә утырам да, үземә ошаган берәр нинди чигүне чигеп куям. Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс үткәрәчәген белгәч, түзмәдем, барсын да үзем барып күрәсем, өйрәнәсем килеп китте. Югыйсә, яшем дә бар бит инде, чигү чигәргә һәвәслегем дә, тиешле тәҗрибәм дә җитә кебек. Мин әйтәм: “Яшьләрне дә алып барырга кирәк, күрсеннәр, өйрәнсеннәр”. Ә инде мин үзем барсам, яңа гына эшли башлаган Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасында бу эшне җәелдереп җибәрергә җиңелрәк булачак. Читать полностью →