Аның гармун моңнары хәтердә мәңге сакланачак

hmoClHG-jXlysofGoYafJXKNw_AV8EfRu49oBMkOYj5tG6OJZOB5DvTrFMZ9oFDyBTkzyZ20S9xC2887gC22cwP827 октябрьдә якташыбыз, танылган виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиевка 65 яшь тулган булыр иде…

Дәверләр уза — һәм алар белән бергә әлеге чорны булдыручылар да китә. Рөстәм Вәлиев нәкъ шундый шәхес иде: виртуоз баянчы гына түгел, ә татар халкының тере музыкаль традицияләрен саклаучы, аның сәнгате буыннарны һәм милләтләрне берләштерде.

Рөстәм Вәлиевның исеме Россия халыкларының мәдәнияте һәм татар эстрадасы тарихына уелып язылган, ә аның баянының тавышын меңләгән тыңлаучылар хәтерлиләр — Самара белән Казаннан алып ерак чит илләргә кадәр.

Ә мин 2014 елның март аен искә төшерәм: ул вакытта без, шул исәптән Илгиз абый Колючев, Идеал абый Галәветдинов һәм Айсылу Әбдиева кергән Самара делегациясе, Казан филармониясе янында Рөстәм Вәлиев белән хушлашырга килгән кешеләрнең чиксез агымын күзәтеп, бу олы югалтуга ышана алмыйча басып тордык. Ничек инде шулай — аның үзенең дә, иҗатының да чәчәк аткан чагы гына иде бит әле. Югыйсә әле менә-менә генә федераль каналларның берсендә Рөстәмнең «Минута славы» тапшыруында төрле-төрле гармуннарда уйнавын карап, бөтен студияне шаккатырган якташыбыз өчен горурлык хисләре кичергән идек. Ә инде бүген салкын таң, күз яшьләре һәм чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр… Кызганычка, тормышның үз кагыйдәләре һәм законнары шул, һәм әле дә ярый анда кеше хәтеренә урын бар.

Куйбышев музыка училищесы, «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә катнашу, аннары Казан дәүләт консерваториясе, уку белән беррәттән Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә музыкант-аккомпаниатор булып эшләү… Өч дистә елга якын Рөстәм Вәлиев легендар Илһам Шакировның баянчысы булды, татар музыкасында аккомпанемент эталонына әверелгән берлек иде бу. Милләттәшебез шулай ук Әлфия Авзалова белән гастрольләргә йөрде, Зөһрә Шәрифуллина белән эшләде — һәм бөтен җирдә аккомпаниатор гына түгел, ә көйләрнең тулы хокуклы автордашы булды. Аның уенында кимчелексез техника, стиль нечкәлеге һәм тирән эмоциональлек берләшкән иде: ул баянның бер генә яңгырашы белән дә моңсулыктан алып шатлыкка кадәр тулы хисләр гаммасын җиткерә алды.

Рөстәм Вәлиев бер уен коралы яки бер жанр белән генә чикләнмәде. Музыкант тальянда һәм ике рәтле гармунда, флейтада, сорнайда, кубызда бик оста итеп уйный иде, һәм моның белән милли музыканың палитрасын киңәйтте ул. Аның иҗади экспериментлары традицияне бозмады, ә киресенчә аны җанландырды: Рөстәм халык музыкасының никадәр сыгылмалы һәм заманча булуын ачык күрсәтте.

Мәкаләне тулысынча газетабызның 39нчы санында укый аласыз.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 572

Один комментарий

  1. Авыр туфрагы җинел, урыны җәннәттә булсын. Рөстәмнең бию көе кассеталарын куеп д/к Заряда өчәр сәгать биеп, җырлап, тәмнәшкалар белән чәй эчеп, сөйләшеп утыра идек. Насыйп булса тагын ачып җибәрербез әле. Җиде гармонистыбыз бар иде, Абдулла бабай бик матур уйный иде. Кайсы берсе күчеп китте, кай берсе вафат булды. Урыннары җәннәттә булсын, әмин.