Исәнмесез, кадерле “Бердәмлек” редакциясе! Газетаның килгәнен сагынып көтеп алабыз, яратып укыйбыз, сезнең уңышларга куанабыз, үзебезнең халык белән горурланабыз. Безнең як халкы ачык күңелле, тырыш, уңган бит ул. Яшәгән урыннары, йорт-җирләре дисеңме, җимеш агачлары, тәрәзә төпләре дисеңме — шау чәчәктә. Һәр авылда мәчетләр, кибет-базарлар эшләп тора, халкыбыз мул яши. Һәммәсе дә исән-саулар, балаларын каршы алып, озатып, үзара йөрешеп, хәлләрен белешеп яшиләр.
Быел минем куанычлы елым – 1946 елда туган бөтен классташларымның юбилейлары. Шулай ук Дәүләтколда, Яңа Ярмәктә, Камышлыда – 70, 75 яшьләре тулган туганнарым Миңнур Хафизова, Саҗит Галимуллин, Зөлхәбирә Фатыйхова, Гөлҗиһан Галимуллина, Зөбәрҗәт Гәрәева, Гөлнур Нуретдинова һәм Фагыйлә Иваевага котлауларымны җиткерәм. Барча туганнарыма, классташларыма исәнлек-саулык, озын гомер, тәүфыйклы балалар, оныклар бәхете телим. Шатлык-куанычта, сәләмәтлектә яшәгез, бәхетле булыгыз! Читать полностью →