«Спорт җире»ндә җиңү

ADoG8-jABtxBW-edkSzaD9i4sIvZ2ahsVQ_TiUiUPs__bWn0XhB_G5GoDBu0mHcQ3XAH-RU8AD-Kd4iXFxCLp-aUПохвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Искәндәровлар гаиләсе Бөтенроссия спорт аренасына чыкты. Равил, Зөлфия һәм Сәгыйть «Спорт җире» дип аталган масштаблы марафонда Самара өлкәсен лаеклы тәкъдим иттеләр.

«Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2024 елдан гамәлгә ашырыла торган әлеге проект спортны һәр авыл кешесе тормышының аерылгысыз өлеше итү максатыннан уздырыла.

Быел 11 — 13 сентябрьдә Кисловодск һәм Ессентуки шәһәрләрендә үткән финал Россиянең 73 төбәгеннән 1750 атлетны берләштерде. Ярышларда өлкәбезне Похвистнево, Сергиевск, Шигон, Нефтегорск һәм Борск районнары спортчылары, шулай ук Самара аграр университеты волейболчылары тәкъдим итте. Әмма нәкъ менә Искәндәровлар, гаилә эстафетасында өченче урынны яулап, губернабызны данга күмделәр. Бу дисциплина марафонның иң эмоциональ һәм илһамландыргыч вакыйгасы булды.

Якташларыбызның чыгышы ихтыяр һәм чыдамлык кебек сыйфатларның нинди нәтиҗәләргә китерә алуына ачык дәлил булган. Эстафетаның һәр этабында алар бик яхшы физик әзерлек, сирәк очрый торган психологик тотрыклылык һәм иң хәлиткеч мизгелдә корыч характер күрсәткәннәр. Нәтиҗәдә тату һәм бердәм гаилә бөтенроссия дәрәҗәсендәге бронза бүләккә лаек булган.

Искәндәровлар өчен бу уңыш очраклы гына түгел. Гаилә башлыгы Равил — физкультура укытучысы, районда танылган атлет, күп еллар буена татар милли бәйрәмнәрендәге көрәш турнирларында катнаша һәм хөкемдар булып тора. Уллары Сәгыйть кечкенәдән футбол, йөгерү, йөзү һәм шахмат белән шөгыльләнә. Ә мәктәп ел-ларыннан спорт белән дус булган Зөлфия ире белән олы улының мавыгуларын уртаклаша. Якташлары әлеге гаиләне үсеп килүче буын өчен спортка багышланган һәм башка күпсанлы чараларны оештыручылар буларак яхшы беләләр.

Искәндәровлар шулай ук һәрдаим төрле гаилә проектларында да катнашалар. Күптән түгел алар «Әни, әти, мин – спорт гаиләсе» өлкә ярышларында җиңүчеләр булдылар. Ә хәзер милләттәшләребез турында Похвистнево районыннан һәм Самара өлкәсеннән читтә дә беләләр икән.

- Безгә, төбәк этабында җиңүчеләр буларак, «Спорт җире» Бөтенроссия марафонында Самара өлкәсен тәкъдим итәчәгебез турында хәбәрләгәндә, ирем белән улым ярышларда катнашу өчен шәһәргә киткәннәр иде. Мин, өнме бу, төшме, дип, бераз икеләнеп тордым. Җиңелчә шоктан соң без зур шатлык һәм горурлык хисе кичердек. Әмма шул ук вакытта өстебезгә нинди җаваплылык ятачагын ачык аңлый идек. Аллаһыга шөкер, физик әзерлегебез һәм рухи көчебез яхшы нәтиҗәләр бирде. Өлкәбез йөзенә тап төшермәвебезгә бик куанабыз. Шулай ук мин спорт сөючән гаиләм белән горурланам. Яраткан иремә, гаилә башлыгы буларак, безне дөрес юнәлештә алып баруы өчен рәхмәтлемен.

Балаларыбыз — безнең чагылышыбыз бит. Без үз үрнәгебездә аларга спорт белән шөгыльләнүнең һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның никадәр мөһим һәм кирәк булуын күрсәтергә тырышабыз, — дип сөйли Зөлфия ханым Зульфия Искандарова .

IV Бөтенроссия марафонын кабул иткән Ставрополь крае катнашучыларны киң колач белән каршы алган. Ярышларны төбәк губернаторы Владимир Владимиров, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Спорт министрлыгы башлыгы Михаил Дегтярев башлап җибәргәннәр. Ә Оксана Николаевна хәтта спортчылар белән бергә ике километр дистанциягә массакүләм йөгерүдә дә катнашкан.

Марафон финалы Кисловодскида Шәһәр көнен бәйрәм итүгә туры килгән һәм матур гала-концерт белән тәмамланган. Йомгак ясап, Оксана Николаевна: «Спорт җире» муниципалитетларны, авыл гаиләләрен һәм яшьләрне берләштерә. Мондый проектлар авылларда көчле бергәлекләр тудыра һәм кешеләргә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен уникаль мөмкинлекләр бирә», — дип әлеге чараның әһәмиятен ассызыклаган.

Искәндәровлар гаиләсе тарихы — моңа иң яхшы дәлил. Аларның казанышы зур җиңүләр яулар өчен профессиональ атлет булу мәҗбүри түгеллеген исбатлый. Моның өчен спортны чын күңелдән ярату һәм якын кешеләрнең ярдәме дә җитә. Якташларыбызның уңышы авыл җирлекләренең зур потенциалга ия, ә анда яшәүчеләрнең иң югары дәрәҗәдәге конкуренциягә сәләтле икәнлегенә дәлил булып тора.

Равил белән Зөлфия Искәндәровлар ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаячак¬ар. Алар инде яңа стартларга әзерләнәләр, тренировкаларга фикердәшләрен җәлеп итәләр һәм үз мисалларында яшәү урынының югары казанышларга ирешү өчен киртә булмавын күрсәтәләр.

(«Похвистневский вестник» материалына таянып язылды)

ADoG8-jABtxBW-edkSzaD9i4sIvZ2ahsVQ_TiUiUPs__bWn0XhB_G5GoDBu0mHcQ3XAH-RU8AD-Kd4iXFxCLp-aU

Татьяна БОГОМОЛОВА,  Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 738

Один комментарий

  1. Афәрин бу гаилә!
    Равил Зәйнулла улы Гали авылы мәктәбендә физкультура дәресләре алып бара. Балаларның яраткан укытучылары. Әти-әниләр, авыл халкы бик хөрмәт итә. Сыйныф җитәкчесе буларак, балаларга яхшы тәрбия бирде. Быел бик уңышлы чыгарыш булды. Аның сыйныф укучылары, 11 укучыдан, 5 се медаль алды. Бөтенесе алтын, яки көмеш ГТО билгесенә лаек булды. Зөлфия ханыма зур рәхмәт. Ул иренең таянычы, ярдәмчесе. Гаилә Аллаһы Тәгалә кушкан буенча яшиләр. Равил әфәнде укучылар белән дә шул юнәлештә эшли Уңышлар телибез. Без бииик шат!!!