Динне — милләттән, милләтне диннән аермый ул

oJ2AMaZdO7EZDzbkPUxwRfCIVch0FgK1HR_n-oB8FZgFkAM5qSUwH0z_7_wJwgUDLpBknjakUrzQAXIep0dgF3cb1 октябрьдә Зубчаниновка бистәсенең «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказовка — 50 яшь!

Акыллы, төпле, зыялы, һәрнәрсәгә карата үз сүзе, үз карашы, үз фикере булган Расих Әхмәтшамил улы Вакказов — шәһәребезнең мөселман җәмгыятендә күренекле, абруйлы һәм ихтирамлы дин әһеле. Оста оратор буларак та билгеле ул. Аның милли һәм дини чараларда ясаган ялкынлы чыгышлары, йөрәк түренә үтеп кереп, берсен дә битараф калдыра алмый. Гомумән, кешеләрне үзенә җәлеп итә торган сөйкемле сөяге бар хәзрәтнең. Моңа аның нурлы күзләре, ихлас елмаюы, ягымлылыгы яисә ышанычлы сүзе сәбәпчеме – бу мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе — ул алда торучы, башкаларны үзе артыннан алып баручы дип тәрҗемә ителгән “имам” сүзенең асылына тулысынча туры килә.

Расих Вакказов тумышы белән Похвистнево районының Гали авылыннан. Элек-электән динилеге белән аерылып торган бу җирлектә исламга хөрмәтне, Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәтне инде кечкенәдән үк сеңдереп үскән ул. Алай гына да түгел, күңеле дингә бик нык тартылган малай тугызынчы сыйныфтан соң авыл мәдрәсәсендә укыган. Аннан Төркиядә белем алган. Шулай ук Казанда Россия ислам университетын кызыл дипломга тәмамлаган. Берникадәр вакыт Галидә һәм Камышлыда имам вазыйфаларын башкарган. Ә инде 2011 елдан Зубчаниновка бис-тәсенең “Болгар мирасы” мәчетендә хезмәт куя.

Расих хәзрәт — искиткеч дәртле, гайрәтле, тик тормас, тынгы белмәс кеше, андыйлар турында баскан җирдән ут чыгара, диләр. Фикер-дәшләре, ярдәмчеләре белән бергә дин юлында актив эшчәнлек алып бара ул. Халыкны, шул исәптән яшьләрне, балаларны исламга җәлеп итү, аларга мәчеттә дини укулар оештыру, чаралар, мәҗлесләр уздыру өчен бар көчен куя.

Расих әфәнденең тагын бер гаҗәеп сыйфатына сокланмыйча мөмкин түгел: ул — үтә дә милли җанлы, үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәүче, шул ук вакытта башка милләт вәкилләрен ихластан хөрмәтләүче шәхес. Динне – милләттән, милләтне диннән аермый хәзрәт. Шәһәребездә нинди генә татар чарасы, җыелышы үтмәсен, ул анда катнашып, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны саклап калу һәм үстерү буенча уй-фикерләре белән уртаклаша, эшлекле тәкъдимнәрен кертә.

Күркәм холыклы кеше, татарның асыл улы, Самара мөселман җәмгыятенең дәрәҗәле имамы Расих хәзрәт! Гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез. Аллаһы Тәгалә сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бә-хетле көннәр, хәерле тормышлар насыйп итсен, халкыбыз иминлеге хакына һәм динебез юлында кылган фидакарь хезмәтегездә Үз ярдәменнән ташламасын!

«Бердәмлек» газетасы редакциясе.


КОНТЕКСТ:

Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, “Болгар яңарышы” мәчете имам-хатыйбы Рәсыйх хәзрәт ВАККАЗОВка — 50 яшь!

 

Просмотров: 125

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>