Рәшит Мигъдәт улы Шакиров бакыйлыкка күчте…
Узган якшәмбедә биографиясе Самара төбәге тарихы һәм татар иҗтимагый тормышы белән аерылгысыз бәйле булган кеше — Рәшит Мигъдәт улы Шакиров якты дөнья белән хушлашты. Эш сөючән, принципиаль, сәләтле һәм намуслы шәхес иде ул…
Рәшит әфәнде 1950 елда Куйбышевта фронтовик Мигъдәт Җиһанша улы һәм инженер-электрчы Мөшфикә Ибраһим кызы гаиләсендә туа. Аның балачагы Ленинград һәм Сызран шәһәрләрендә уза. Әти-әнисе улларында кечкенәдән хезмәт сөючәнлек сыйфатын һәм җәмәгатьчелек эшенә омтылыш тәрбиялиләр.
1967 елда Шакиров Куйбышев авиация институтына укырга керә. Икенче курста ук аны — төркемнең комсомол оештыручысы итеп, ә өченче курста факультетның ВЛКСМ бюросына сайлыйлар, 1972 елда исә, уку йортын тәмамларга бер ел кала, бишенче курс студенты Куйбышев авиация институтының ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары вазыйфаларына керешә. Институт аңа җитди иҗтимагый эшчәнлектә беренче тәҗрибә тупларга ярдәм итә һәм, милләттәшебез үзе әйткәнчә, «аңарда җәмәгать эшлеклесен уята». Рәшит әфәнде үз белгечлеге буенча бер генә көн дә хезмәт куймый, ләкин моңа бер дә үкенми.
Институттан соң Шакиров төзелеш техникумында комсомол эше белән шөгыльләнә, Ульяновск югары хәрби команда элемтә училищесында хезмәт итә, аннары ВЛКСМның Куйбышев өлкә комитетының пропаганда һәм мәдәни-массакүләм эш бүлегендә лектор төркеме мөдире була. Соңрак аспирантураны тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый, КПССның өлкә һәм шәһәр комитетларында эшли, политехник институтында КПСС тарих кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкара.
Илебез өчен куркыныч һәм авыр булган 90 нчы елларда Рәшит әфәнде Самара өлкәсе Администрациясендә җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милләтләр эшләре буенча департамент башлыгы хезмәтен башкара. Партияләр, иҗтимагый хәрәкәтләр, милли һәм дини оешмаларның формалашу вакыты була бу… Әлеге вазыйфада Шакиров төбәкнең милли-мәдәни тормышында төп шәхес булып тора: «Туган тел» татар җәмгыятен оештыруда булыша, беренче Сабан туе бәйрәмнәрен үткәрүдә ярдәм итә, чуваш, мордва, яһүд, әрмән, корея һәм башка милли үзәкләр белән эш алып бара. Һәм һәр оешмага карата бертигез кайгыртучанлык күрсәтә ул. Бүгенге көндә Самара татарларының милли газеталары, татар мәктәбе, Җәмигъ мәчете булуында Рәшит Мигъдәтовичның да өлеше зурдан. Аның кебек акыллы, игътибарлы, әдәпле, зыялы җитәкчеләрне хәзер еш очратмассың. Милли сәясәт өлкәсендә «зыян китермә, ярдәм ит, саклап кал» дигән принципны алга куеп эшли ул.
Милләттәшебез иҗади кеше иде: шигырьләр, мәкаләләр язды, шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның шигырьләр китабын рус теленә тәрҗемә итте. Ун елдан артык «Самар татарлары» журналында тирән эчтәлекле очерклар бастырып килде, аның язмалары «Бердәмлек» газетасында да дөнья күрде.
Гаиләсе Рәшит Мигъдәтовичның иң ышанычлы таянычы була. Хатыны Дания Абдулловна белән алар 50 елдан артык бергә гомер иткәннәр. Кызлары Мәликәне һәм уллары Камилне дә лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгәннәр, икесе дә икешәр кызыл дипломга ия. Рәшит әфәнде оныклары Илнара белән Әдилне бик ярата торган булган.
Рәшит Шакиров безнең хәтердә хезмәт кешесе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының асыл улы буларак сакланачак. Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт түрләреннән урын насыйп итсен, ә якыннарына сабырлык бирсен.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 395



Рәшит Мигъдәтовичның очеркларын бик яратып укый идек. Үзе бик тыйнак шәхес, кызыклы әңгәмәдәш иде. Урыннары җәннәттә булсын