13 августта Атлас һәм Асия Төхбәтовларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды!
Атлас һәм Асия Төхбәтовлар гаиләсен Камышлы районы авылларында белмәгән, хөрмәтләмәгән кеше юктыр. Мин дә әлеге кешеләрне бик ихтирам итәм, аларда кунакта булгалыйм. Капкаларын ачып кергәч, башта бераз туктап торып, йортларындагы гүзәллеккә сокланам. Биредә, нигез тынычлыгын саклагандай, зур наратлар үсеп утыра, һәрбер үсенте үз урынын тапкан һәм бакчаларын үзенчә бизи. Монда шулай ук зелпе (жимолость), дүләнә (боярышник), алмагачлар, груша агачлары да бар. Ә ишек алдында парлы савырлар (туя) үсә. Күпьеллык наратлар, сөйли алсалар, хуҗаларының гаилә тарихыннан күп хатирәләр белән бүлешерләр иде, мөгаен. Читать полностью →