13 августта Атлас һәм Асия Төхбәтовларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды!
Атлас һәм Асия Төхбәтовлар гаиләсен Камышлы районы авылларында белмәгән, хөрмәтләмәгән кеше юктыр. Мин дә әлеге кешеләрне бик ихтирам итәм, аларда кунакта булгалыйм. Капкаларын ачып кергәч, башта бераз туктап торып, йортларындагы гүзәллеккә сокланам. Биредә, нигез тынычлыгын саклагандай, зур наратлар үсеп утыра, һәрбер үсенте үз урынын тапкан һәм бакчаларын үзенчә бизи. Монда шулай ук зелпе (жимолость), дүләнә (боярышник), алмагачлар, груша агачлары да бар. Ә ишек алдында парлы савырлар (туя) үсә. Күпьеллык наратлар, сөйли алсалар, хуҗаларының гаилә тарихыннан күп хатирәләр белән бүлешерләр иде, мөгаен.
Атлас абый — гаиләдә бердәнбер бала. Ул туганда әтисе Мөхтәбәр сугышта вафат булган. Ул әти сүзен бер дә әйтә алмыйча үссә дә, күңеле гел аны юксынган. Ә әнисе Мәгъмүрә улында бәләкәйдән үк гаделлек, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләгән.
Атлас Мөхтәбәрович белән беренче очрашуыбыз ерак 1978 елның көзендә булды. Без, төрле медицина училищеларында белем алучы бер төркем кызлар, диплом алыр алдыннан Камышлыга практика үтәргә кайттык. Ул вакытта хастаханәнең баш табибы Атлас Мөхтәбәровичка 37 яшь кенә иде әле. Ул безне үз кабинетына чакырып: “Кызлар, матур йолдызлар, эшнең бик җаваплылысын сайлагансыз. Безнең хезмәт кешелеклелек, сабырлык, чисталык сыйфатларын таләп итә”, — диде.
Ә инде 1979 елның март аенда без барыбыз да Камышлыга эшкә кайттык. Кайсыларыбыз биредәге хастаханәгә урнашты, ә мин һәм Зөлфия Шиһапова авылга киттек. Шулай итеп, Атлас Мөхтәбәрович җитәкчелегендә 30 елдан артык хезмәт иттек без. Ул елларны һич онытып булмый. Атлас Мөхтәбәровичка олы рәхмәтләрем. Ул безгә беркайчан каты бәрелмәде, һәрвакыт акыллы киңәшләрен биреп, ярдәм итеп торды. Без аны бер сүздән тыңлый идек, җитәкче өчен бу — бик зур дәрәҗә.
Атлас абыйга бирелгән күпсанлы бүләкләр аның үз эшенең чын остасы һәм искиткеч кеше булуын дәлиллиләр. Хөрмәтле милләттәшебез – Камышлы районының мактаулы гражданины, милли җанлылыгы өчен Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек булган, шулай ук ул “Самара өлкәсенең мактаулы татары” исеменә дә ия.
Атлас Мөхтәбәрович лаеклы ялга киткәч, очрашкан саен гел үзләренә кунакка чакыра иде. Шул чакта Асия апа белән дә якыннан таныштым мин. Ул Шенталы районының Денис авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән. Атлас абый белән алар Куйбышевта укыганда танышканнар. Шушы вакытта барлыкка килгән мәхәббәт менә 60 ел яши инде. 13 августта Төхбәтовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Узган гомерләрен минем геройларым уфтанып түгел, ә сокланып искә алалар. Ул исә берничә китап язарлык.
“Әнием иҗатка гашыйк иде, — ди Атлас абый. — Шушы мәхәббәт аңардан миңа да күчкән”. Шулай, сәнгатькә мөкиббән Төхбәтов баш табиб кына түгел, ә Камышлы театрының баш режиссеры да була. 1971 елда артистлар, аның җитәкчелегендә Ульяновск шәһәрендә “Тормыш бусагасында” дип аталган спектакль куеп, халык театры исемен яулыйлар. Шунысын да билгеләп үтәсем килә – төп рольне Атлас абыйның хатыны Асия апа башкарган.
Гомумән, тормыш башыннан ук гел бергә булганнар алар: өйдә дә, сәхнәдә дә.
Асия ханым гомере буе укытучы булып эшләгән. Куйбышев педагогика институтын тәмамлап, рус телен һәм әдәбиятын укыткан. Һөнәри осталыгы өчен бик күп бүләкләргә ия булган. Асия апа – уңган хуҗабикә, нинди генә ризыклар пешерми ул. Аларның өйләреннән кеше бер дә өзелми — туганнарын, дусларын гел кунак итәләр.
Асия ханыма карап торам да, баш табиб хатынына ансат булмагандыр, дип уйлап куям. Кешеләр арасында төрлесе бар бит. Берәүләре сокланып караса, көнләшүчеләре дә булгандыр. “Һәр бөек ир-ат артында акыллы хатын тора”, — дигән шигъри юллар бар. Менә Асия апа да шундый ханымнар исемлегенә керә. Баш табибның йокысыз төннәре вакытында да, хезмәтенең башка авыр мизгелләрендә дә Атлас әфәнде янында аның юатучысы, ярдәм итүчесе — тугры хәләл җефете булган.
Әйтергә кирәк, Төхбәтовларның ике кызлары Алия белән Гөлия дә, Камышлы мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, әтиләре һөнәрен сайлаганнар. Икесе дә медицина институтында белем алганнар, гаиләләре белән Самарада яшиләр. Алия ханым – кардиолог, 20 ел дәвамында кардиология үзәгендә бүлек җитәкчесе булып эшли. Бик белемле, данлыклы табиб ул, күп Рәхмәт хатларына, хөкүмәт бүләкләренә ия. Ә Гөлия ханым — невролог. Ул да үз хезмәтен бик яратып, лаеклы итеп башкара.
Атлас абый белән Асия апаның тормышларында ике оныклары Юлия белән София һәм туруннары Матвей ямь өстенә ямь өстиләр. Шунысы куанычлы ки, балалары туган йортларына бик еш кайтып йөриләр. Төхбәтовлар өчен бу иң бәхетле көннәр булып тора.
Алар, кулга-кул тотынышып, авырлыкларны да, шатлыкларны да уртаклашып, бер-берсенә ихтирамлы, игътибарлы булып, кадерләшеп, мәхәббәт учагын сүндермичә яшиләр.
Хөрмәтле Атлас абый һәм Асия апа! Сезне ихластан бриллиант туегыз белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телим, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, безне куандырып, озын-озак яшәргә язсын сезгә!
Нурания АБЗАЛОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 222



Добавить комментарий