Әлхәмдүлилләһ, татарлар, төрле тармакларда эшләп, югары дәрәҗәләргә ирешәләр, абруй казаналар, үзләрен бөтен илгә таныталар. Бу очракта мин, бөтен гомерен нефть тармагына багышлап, 57 еллык хезмәт юлын лаеклы үткән милләттәшебез — Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче Исламнур Хәсән улы Фәтхетдинов турында сүз алып барам. Батыр һәм көчле ирләр һөнәре булып саналган бораулаучы белгечлеген яшьли сайлап алып, гомере буе аңа тугры калган ул. Һәм әле бүген дә, 75 яшендә булуына карамастан, шушы тармакта көч куя. Алай гына да түгел, Исламнур абый, хезмәт юлын бораулаучы ярдәмчесеннән башлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән. Һәм барысына да үз тырышлыгы белән ирешкән.
Язмам герое Самар өлкәсенең (ул вакытта Куйбышев) Кошки районында урнашкан Булатовка авылында туа.
— Әнием Минзәйнәпне димләп кияүгә биргәннәр. Әтием белән бик аз вакыт яшәгәннәр алар, шуңа күрә мин аны бөтенләй хәтерләмим. Бөек Ватан сугышында катнашканы турында гына беләм.
Әнкәм Булатовкадан Әлмәт шәһәренә күчеп киткәндә миңа ике яшь булган. Ул биредә ташчы булып эшләде. Шәһәрдәге күп йортлар һәм биналар аның куллары белән төзелгән.
Әни мине берүзе тәрбияләде. Мин бик җитез, шук малай идем. Аңа мине үстерүе җиңел булмаган инде. Әмма ул бик таләпчән, дини кеше иде һәм миңа бик әйбәт тәрбия бирде. Аның: “Улым, укысаң – кеше булырсың”, — дигән сүзләрен тыңлап, гомерем буе гыйлем тупларга тырыштым. “Башкаларга яхшы бул, сиңа карата да шундый ук мөнәсәбәт күрсәтерләр”, — дигән үгет-нәсыйхәтен дә бүгенге көнгә кадәр үтәп яшим. Ә менә ирлек сыйфатларын миңа әнинең икетуганы Мәсхүт абый Кыямов (күп еллар Кошки районының Надеждино авылында имам-хатыйб булып хезмәт итте – авт. искәрмәсе) сеңдерде. Ул миңа әтием урынына булды. Үзен бик хөрмәт итәм һәм аңа бүгенге көндә дә рәхмәтләремне белдерәм.
Каникулларда һәрвакыт авылга кайтып йөри идем, шуңа күрә кечкенәдән эшкә өйрәндем. Бу миңа тормышта нык булышты, ник дисәгез, ирешкән барлык казанышларымның нигезендә иң беренче чиратта хезмәт сөючәнлек сыйфаты ята, — дип балачагын искә алды Исламнур әфәнде.
— Ни өчен нәкъ менә нефть тармагын сайлап алдыгыз? – дип кызыксындым аңардан.
— Мин әле мәктәптә укый идем. Әниемнең бер танышының улы бораулаучы иде. Бервакыт ул мине үзе белән эшкә алып барды. Анда миңа шулкадәр ошады ки, шушы белгечлекне үзләштерергә карар кылдым һәм сигезенче сыйныфтан соң Октябрьск шәһәренең нефть техникумына кердем. Ә анда беренче мәртәбә барып, бина диварындагы: “Батыр һәм көчле ир-атлар һөнәре” дип язылган плакатны күргәч, биредә белем алу теләгем тагын да көчәя төште.
Әлеге уку йортыннан “Нефть һәм газ скважиналарын бораулау” белгечлеген алып чыккан егет Әлмәттә бораулаучы ярдәмчесе булып урнаша. Шул ук елда аны армия сафларына алалар. Хезмәтен тутыргач, ул яңадан үз эш урынына кайта. Биредә дүрт ел хезмәт итү дәверендә Фәтхетдинов бораулаучы, бораулау остасы ярдәмчесенә кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының Әлмәттәге филиалында кичке бүлектә укып та йөри.
Ә 1976 елда Исламнур әфәнде, Көнбатыш Себергә юл тотып, Сургут шәһәренең 2 санлы бораулау эшләре идарәсенә бораулаучы ярдәмчесе булып урнаша һәм бер үк вакытта Төмән индустриаль институтының читтән торып уку бүлегенә күчә.
Көнбатыш Себердә эшләү дәверендә язмам героена төрле вазифалар башкарырга туры килгән — технолог, бораулау остасы ярдәмчесе, үзәк инженер-технологик хезмәтнең смена башлыгы, технологик бүлек һәм технологик хезмәт җитәкчеләре урынбасары.
Соңрак Ноябрьскида Октябрьск бораулау эшләре идарәсенең тирән эксплуатацион бораулау экспедициясе баш технологы булып эшләгәннән соң, Фәтхетдинов, Көнбатыш Себердән китеп, «Башнефть» берләшмәсенең Нефтекама бораулау эшләре идарәсенә күчә. Монда да ул карьерасын яңадан башлый, дип әйтергә була.
— Бирегә гади бораулаучы булып урнаштым. Минем баш технолог компетенцияләренә ия булуымны белеп алган кадрлар бүлеге җитәкчесе шундый карар кабул итүемә гаҗәпләнгән иде. Әмма яңа шартлардагы эш үзенчәлекләрен белү өчен бораулауның барлык этапларында да турыдан-туры катнашырга кирәк дип саныйм мин.
Монда да тырышлыгымны, осталыгымны игътибарсыз калдырмадылар. Җиде ел эчендә алтынчы разрядлы бораулаучыдан юу сыеклыклары цехы начальнигына кадәр үстем, — дип сөйли милләттәшебез.
1995 елда Фәтхетдиновны Уфаның бораулау эшләре идарәсенә җитештерү-техник бүлеге җитәкчесенең урынбасары итеп билгелиләр. Ә аннары ул биредә технологик бүлек башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.
Биш елдан соң Исламнур әфәндене бентонит балчык чыгару, бораулау эшләре өчен чыгым материаллары җитештерү һәм бораулау эремәләре сервисы буенча махсуслашкан “Әлмәт балчык порошогы заводы” җәмгыятенә генераль директор урынбасары итеп чакыралар. Үз вазыйфаи бурычлары кысаларында ул бораулау эремәләре сервисын алга этәрә, параллель рәвештә бораулау һәм тампонаж эремәләре лабораториясен булдыруны җитәкли. Күбесенчә нәкъ аның казанышлары нәтиҗәсендә инде бер елдан соң бу лаборатория дәүләт аккредитациясе ала.
Әйтергә кирәк, Әлмәттә Исламнур абыйга Р.Х. Фәткуллин, Т.Н. Бикчурин, ә Сургутта А.В. Усольцев, В.Л. Богданов кебек нефть тармагы корифейлары белән бергә эшләргә насыйп булган.
— Бу югары профессиональ кешеләр, искиткеч шәхесләр эш буенча да, кешелек сыйфатлары буенча да миңа үрнәк булып тордылар, мин алардан бик күп нәрсәгә өйрәндем, — ди бу турыда якташыбыз.
2010 елда Казанга күченгәч, Фәтхетдинов, “Миррико” компанияләр группасына кергән “Бораулау эремәләре сервисы” җәмгыятенә эшкә урнашып, технологик хезмәт белән җитәкчелек итә башлый. Ярты елдан соң исә “Миррико”ның “Сәнәгать химиясе” җәмгыятенә күчә.
2021 елда милләттәшебез яңадан Әлмәт шәһәренә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр “Миррико” компанияләр группасында әйдәп баручы инженер-технолог булып хезмәт итә. Яңа технологияләр, скважиналар өчен бораулау эремәләре эшләп чыгара ул, эксперт булып тора. Командировкаларга да күп йөри Исламнур абый. Ике ел эчендә Үзбәкстанда гына инде 7 тапкыр булып кайткан ул.
Югары профессиональ, искиткеч бай тәҗрибәле, гаҗәеп тирән гыйлемле, абруйлы кеше буларак, Фәтхетдинов шулай ук яшь белгечләрне өйрәтә, аларга эштә ни рәвешле югары нәтиҗәләргә ирешеп булуын төшендерә, рәхәтләнеп осталык серләре белән уртаклаша. Компания җитәкчеләре дә, хезмәткәрләре дә якташыбызны бик хөрмәт итәләр, аның белән киңәшәләр, аңа сокланалар.
Исламнур Фәтхетдинов, 2004 елда Уфада диссертация яклап, техник фәннәр кандидаты исемен алган. Аның исәбендә берничә рационализаторлык тәкъдиме, биш патент һәм басылган 19 фәнни мәкалә бар.
— Фәнни эшчәнлеккә ничек килдегез? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.
— Нефтекама идарәсендә эшләгән вакытта бервакыт бораулау цехы начальнигы хезмәтенә карата тәнкыйть сүзләре әйткән идем. Әлбәттә инде, җитәкчегә бу ошамады һәм тиздән мине балчык заводына лаборатория мөдире итеп күчерделәр. Ләкин моңа күңелсезләнмәдем, чөнки һәрвакыт һәрнәрсәдән файда эзлим мин. Менә монда да яңа белем туплау мөмкинлеген күрдем һәм шунда фәнни эшчәнлек белән мавыгып киттем дә инде. Җитәкчем Борис Арнольдович Андресон белән бораулау эремәләренең рецептураларын эшләп чыгара башладык. Эремә – скважинаның каны ул. Аңардан башка бораулау эшләре барып чыкмый. Алга таба үтә тирән скважина өчен бораулау эремәләре рецептураларын сайлау буенча хезмәтләр кандидатлык диссертациясем нигезенә салынды. Соңыннан бу эремәләр Башкортостанда гына түгел, ә бөтен Россия һәм башка илләр буйлап та таралды, — дип аңлатты әңгәмәдәшем.
Әле Татарстан башкаласында яшәгән елларда Исламнур әфәнде укытучылык хезмәте белән дә шөгыльләнә башлаган. Казан Федераль университетында оештырылган квалификацияне үстерү курсларында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка республикалардан килгән нефть тармагы белгечләрен бораулау эшләренең нечкәлекләренә өйрәткән. Бүгенге көндә дә әлеге хезмәтен дәвам итә Исламнур абый. Ул – «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетында “Бораулау” кафедрасы доценты, студентларга нефть һәм газ скважиналарын бораулау буенча белем бирә, шулай ук булачак техник фәннәр кандидатларының җитәкчесе булып тора.
— Исламнур абый, хезмәт юлыгызны бораулаучы ярдәмчесеннән башлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгәнсез. Бу юлны узарга сезгә нинди сыйфатлар ярдәм итте? – дип сорадым якташыбыздан.
— Иң беренче чиратта, теләк һәм эш сөючәнлек. Шулай ук стандарт булмаган фикерләү, карарларны мөстәкыйль кабул итә белү. Һәм бер юлдан бару мөһим. Һөнәр сайладың икән — аңа тугры калырга, әлеге белгечлекнең бөтен нечкәлекләренә төшенергә, профессиональ күнекмәләр, тәҗрибә тупларга кирәк. Шул вакытта гына зур уңышларга ирешергә мөмкин.
Менә мин, һөнәремне яшьтән сайлап алып, гомерем буе шушы юлдан тайпылмыйча барам. Авыр вакытларда нефть тармагыннан күпләр китте, ә мин ташламадым. Көнчыгыш Себердә, Татарстанда, Башкортостанда эшләп, Казахстанга һәм башка төбәкләргә командировкаларга йөреп, даими рәвештә тәҗрибә тупладым, осталыгымны камилләштердем.
— Әйе шул, Исламнур абый, күп урыннарда көч куйгансыз. Аларның кайсысы күңелегезгә аеруча якын булды?
— Сургут, Әлмәт идарәләрендә хезмәт иткән елларымны сагынам. Бүгенге көндә “Миррико” компаниясендә рәхәтләнеп эшлим. Чөнки монда, беренчедән, идеяләргә иреклек бирелә, җитәкчелек аралашуга ачык, һәрчак тәкъдимнәрне хупларга әзер. Икенчедән, коллективта уңай атмосфера хөкем сөрә. Минемчә, кешенең ике йорты булырга тиеш, һәм шул вакытта гына ул чын-чынлап бәхетле була ала. Берсе – гаиләң яшәгән өй, икенчесе – эш урының. Менә “Миррико” – минем икенче йортым. Биредә интригалар, усаллык юк. Кешеләр тыныч кына эшлиләр. Сургут шәһәренең 2 санлы бораулау идарәсендә дә нәкъ шулай булды. Бу В.Л. Богдановның шәхси казанышы иде – ул, барысын да берләштереп, дус команда булдырды.
— Нефть тармагын сайлаганга үкенгәнегез булмадымы? – дигән соравыма:
— Бер дә үкенмәдем һәм үкенмим дә! Үземне башка һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм мин, — дип горурланып, бер дә икеләнмичә җавап бирде Исламнур абый.
Әйтергә кирәк, аның тормышы ал да гөл генә бармаган. Эш урыннарында да көнләшүчеләр, тормыш юлында да усаллар очраган. Юхалана белмәве, ялганларга теләмәве, дөреслекне биткә бәреп әйтүе аркасында яуланган үрдән аска төшеп, яңадан күтәрелергә туры килгән аңа. Әмма ул, газиз әнисе өйрәткәнчә, һәр җирдә дә, һәрхәлдә дә кеше булып калган, аяк чалучыларга ачу тотмаган, таш белән атканнарга аш белән кайтарган.
Миһербанлы җитәкче үз кул астында эшләүчеләргә дә һәрвакыт мәрхәмәтлек күрсәткән, үзләрен хуплаган, ярдәм кулын сузган, ялгышканнарны туры юлга бастырган.
Әйе, кечкенәдән динебез исламга мәхәббәт сеңдереп, Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанып, тәүфыйклы булып үскән кеше берничек тә каты күңелле, үчле, явыз була алмый шул.
Балачагында әнисе тарафыннан салынган дини орлыклар, тора-бара шытып чыгып, үз җимешләрен биргәннәр. 65 яшендә Исламнур абый 5 вакыт намазга баскан, ураза да тота, корбаннар да чала ул.
— Дингә ныклап кереп китүемә бик шатмын мин, Аллаһыга шөкер. Моның өчен Мәсхүт абыема бик рәхмәтлемен. Авылга кайткан саен ул мине гел үгетләде, үзе белән мәчеткә алып бара иде.
Намазга баскач, күңелемә җиңеллек, җаныма рәхәтлек иңде. Раббым алга таба да шушы юл белән барырга насыйп итсен, — дип уртаклашты язмам герое.
Ап-ак пөхтә сакал-мыеклы, тирән карашлы, йөзеннән нур бөркеп торган Исламнур әфәндене күргәч, исеме җисеменә бигрәк туры килә дә инде дип уйлап куйдым.
Дөресен әйтәм, аның белән әңгәмә корыр алдыннан бик борчылган идем мин. Җитәкче кеше бит, кырыс (строгий), әле, бәлки, тәкәббер дә булыр дип уйладым. Ә андыйлар белән сөйләшүе җиңел түгел бит. Ләкин юкка дулкынланганмын икән! Ул бик гади, ачык, шаян, йомшак, ипле итеп сөйләшүче кеше булып чыкты. Без аның белән рәхәтләнеп ана телебездә аралаштык!
— 75 яшегезне тутырдыгыз. Ә сез һаман хезмәттә, рульдә дә йөрисез әле. Авыр түгелме, кайдан шулкадәр көч-куәт аласыз? – дип кызыксындым Исламнур абыйдан.
— Юк, кыен түгел. Әлхәмдүлилләһ, эшлим дә, намазлар да укыйм, барысына да өлгерәм. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, ныклы исәнлек бирде. Ә мин Ул биргән сәламәтлекне саклап яшәргә тырыштым, балачактан спорт белән шөгыльләндем, тимераякта, чаңгыда шудым, турпоходларга йөрдем.
Әлмәттән ерак түгел урнашкан Югары Мактамада өебез бар. Җәйләрен анда торабыз. Анда да йортта мәш киләм. Бер дә эшсез тора алмыйм шул мин.
— Артка борылып карап, тормышыгызны ничек тасвирлар идегез?
— Үземне бәхетле кеше дип атар идем. Хезмәтемне яратып башкардым, югары казанышларга ирештем. Әле хәзер дә нефть тармагы үсешенә үз өлешемне кертәм.
Өч бала үстердем. Кызларым Эльмира, Регина, улым Илдар, үз гаиләләрен корып, матур гына яшиләр. Мин алардан канәгать. Эшлиләр, тырышалар, барысы да кеше булдылар. Миңа тугыз онык бүләк иттеләр. Тормышыма зарлансам, гөнаһ булыр иде. Раббыма шөкер кылам, мине бәхетле итте.
— Бүгенге көндә нәрсәләргә куанып гомер кичерәсез?
— Тормыш юлыннан дин белән атлавыма шатланам. Эшем булганга сөенәм. Уңган-булган, күркәм холыклы хатыным Фәридә янәшәмдә, ул мине хуплап, гаилә учагын саклап яши. Бала-оныкларым исән-сау. Боларның барысы да бик зур куаныч, бик зур бәхет инде, сеңелем, — дип төгәлләде сүзен әңгәмәдәшем.
Бәхетегез кимемәсен, хөрмәтле Исламнур абый! Ә без, самарлылар, шундый зыялы, абруйлы, үз тырышлыгы белән югары үрләр яулаган, хезмәт һәм тормыш юлын лаеклы үткән якташыбыз белән горурланып яшәрбез!
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Просмотров: 244










