Самарның «Прогресс-В» компанияләр группасы президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, губернабызның танылган шәхесе – Гата угылы Вазыйх Мөхәммәтшин төзелеш өлкәсендәге хезмәт юлының 65 еллыгын билгеләп үтә.
Бу датадан күренгәнчә, милләттәшебезнең бөтен гомере шушы тармак белән бәйле. Һәм аның тормышы — уңышлы һөнәри үсеш, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, җаваплылык, идарә итү талантының лаеклы үрнәге. Шунысы да мөһим ки, Вазыйх әфәнде стратегик фикер йөртү һәм дөрес карарлар кабул итү сәләтләренә дә ия, нәкъ шуңа күрә аның компаниясе, төрле чорлардагы икътисади авырлыклар аша үтеп, бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләр башкарып килә, һәм алар һәрвакытта да «Бик яхшы!» билгесе белән билгеләп үтелә.
Вазыйх Гатовичның хезмәт юлына күз салсаң, исләрең китәр! Бернинди ярдәмсез, бары тик үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән зур казанышларга ирешкән, югары үрләр яулаган кешегә ничек сокланмыйсың ди инде!
14 яшендә Куйбышевның төзелеш техникумына укырга керә ул. Ә ике елдан соң аларны кичке бүлеккә күчерәләр һәм ул вакыттагы танылган 11 санлы Трестка эшкә җибәрәләр. Техникумны тәмамлагач, 17 яшьлек егетне шул ук Трестта мастер итеп билгелиләр. Ә Куйбышев төзелеш институтының кичке бүлегендә белем алганда Мөхәммәтшин «Куйбышевгоргражданстрой» трестына урнаша һәм биредә 23 ел буе мастер, прораб, участок башлыгы, баш инженер булып эшли.
Язмам герое инде 25 яшеннән эре төзелеш идарәсе башлыгы вазифасын башкара. Ул чакта өлкә буенча ремонт-төзелеш идарәсенең иң яшь җитәкчесе була Вазыйх әфәнде, аның карамагында 700дән артык кеше хезмәт куя. Ә 1988 елда Мөхәммәтшин Куйбышев башкарма комитетының Тәэмин итү һәм сату идарәсе каршында кооператив төзергә була һәм «ирекле йөзүгә» китә. Соңрак исә кооператив «Прогресс-В» компанияләр группасына әверелә.
Әлеге оешманың 38 ел эчендә башкарган эшләрен санап үтәр өчен газетаның бер генә бите җитмәс иде. Вазыйх Гатович җитәкчелегендә йөзләгән торак йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр, банк биналары, җитештерү корылмалары һәм башкалар, һәм башкалар төзелә һәм ремонтлана. Шәһәребезнең “Яктылык” мәктәбен, Җәмигь мәсҗиден салуда да аның өлеше зурдан. Гомумән, милләттәшебезнең Самар халкы иминлеге хакына кылынган барлык хезмәтләрен исәпкә алсаң, «Прогресс-В» компанияләр группасы эшчәнлеге һәм Вазыйх Мөхәммәтшин исеме өлкә төзелеше тарихында алтын хәрефләр белән язылган, дип шикләнмичә әйтергә була.
Якташыбыз гомере буе актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек һәм хәйриячелек белән дә шөгыльләнә бит әле. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, оешмаларга, фондларга һәрвакыт булышып яши ул, күңел җылысы барысына да җитә.
Вазыйх әфәнде — Самар татар милли хәрәкәте үсешенә, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калуга һәм пропагандалауга зур өлеш кертүче шәхес, татар бәйрәмнәрен, чараларын оештыруга ярдәм итүче иганәче. Үз вакытында ул өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Самар өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Попечительләр советы рәисе иде.
- Вазыйх абый, сез – озын тормыш һәм хезмәт юлын үткән кеше. Артка борылып карап, нинди нәтиҗәләр ясар идегез? – дип кызыксындым 24 августта 81 яшен тутырган җитәкчедән.
- Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгаләнең биргәннәренә канәгать мин. Дини, күркәм гаиләдә туып-үстем. Әтием иртә вафат булды, миңа ул вакытта 2,5 яшь кенә иде әле. Әмма әнием һәм әби-бабайларым миңа аеруча җылы мөнәсәбәт, тирән кайгыртучанлык күрсәтеп, бик яратып, әтисез тормышымны тулыландырдылар, шуңа күрә балачагым бәхетле иде, дип әйтә алам.
Безне бәләкәйдән эшкә өйрәтеп үстерделәр. 6-7 яшемнән әнигә хуҗалыкта ярдәм итә идем инде. Шулай ук кечкенә чактан ук туган телебезгә, үз милләтебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга, милли һәм дини традицияләргә мәхәббәт сеңдерделәр. Миңа лаеклы тәрбия биргәннәре өчен әниемә һәм әби-бабайларыма бик рәхмәтлемен.
Төзүче, ягъни иң борынгы, кирәкле һәм абруйлы һөнәрләрнең берсенә ия булуым белән бәхетле мин. Гади, ярлы крестьян гаиләсендә туып, уңышларга ирешә, яхшы карьера ясый алдым, үз кулларым белән холдинг булдырдым һәм, гомумән, горурлана алырлык эшләр башкардым, Аллаһыга мең шөкер.
Яраткан хезмәтем минем иң мөһим казанышым булып тора. Иртән мин яхшы кәеф белән эшкә барам, аңардан ләззәт алам һәм кичен тулы канәгатьлек хисе белән өйгә кайтам. Шулай итеп, артка борылып карап, йомгак ясасам, тормышым уңышлы булды, дип әйтә алам!
- Искитмәле энергиягез, активлыгыгыз, эшкә сәләтлелегезнең сере нидә икән?
- Беренчедән, миңа оптимистик фикер йөртү һәм тормышка уңай караш ярдәм итә. Шигарьләремнең берсе дә: “Беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәскә!” – дип яңгырый. Динебез буенча да бу зур гөнаһлардан санала бит. Газиз әниемнең: «Улым, беркайчан да төшенкелеккә бирелмә. Барысы да — Аллаһы Тәгалә ихтыярында», — дигән сүзләрен һәрчак истә тотып яшим. Ни генә булмасын, бирешергә ярамый, сабыр булып, алга атларга кирәк.
Икенчедән, мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Эчмим, тәмәке тартмыйм, кичке сәгать 9да йокларга ятам, иртәнге сәгать 4тә торам, физик күнегүләр ясыйм һәм көн саен эш алдыннан ике сәгать Идел яры буенда йөреп, саф һава сулыйм.
Шуларның барысы да миңа үземне яхшы хис итәргә булыша, көч, энергия бирә һәм, әлбәттә, яхшы кәеф тудыра.
- Тормышыгызны яңадан башлау мөмкинлеге туса, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?
- Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем, гәрчә үз гомеремә күпләр күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килде. Күңелсезлекләр дә, бәла-казалар да – безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән сынаулар ул. Алар минем холкымны ныгытты, көрәшергә, кыенлыклардан курыкмаска өйрәтте. Әгәр бөтен нәрсә дә гел шома гына барса, проблемалар очрамаса, тормыш үзенең асылын һәм уникальлеген югалтыр иде. Начарны күрмәсәк, яхшының кадерен белмәс идек. Авырлыклар кешене көчлерәк итә, алга таба үсәргә этәрә, сүнәргә, бер урында торырга мөмкинлек бирми.
- Буш вакытларыгызны ничек уздырасыз, мавыгуларыгыз бармы?
- Театрга, концертларга еш йөрим. Дусларым һәм танышларым арасында бик күп иҗат кешеләре: режиссерлар, композиторлар, рәссамнар бар.
Кулинария белән мавыгам. Әлбәттә инде, татар милли ризыкларына өстенлек бирәм, көнчыгыш ашлары да бик ошый миңа. Шулай ук бүлмә гөлләрен үстерәм. Өемдә дә, эш урынымда да хуш ис бөркеп торучы тере чәчәкләр булуын яратам.
- Вазыйх абый, сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?
- Бәхет – сәламәт, уңышлы һәм оптимист кеше булу. Ислам диненә өндәүче, язучы һәм активист Әид әл-Кәрнинең: «Бәхет тормышның кыенлыксыз булуыннан гыйбарәт түгел. Бәхет — ул оптимист һәм позитив булу, язмышка һәм тәкъдиргә ышану һәм шуны аңлау ки: синең башыңа төшкәннәр сине читләп үтәргә, ә читләп үткәннәр синең башыңа төшәргә тиеш түгел иде «, — дигән сүзләре минем дөньяга карашымны һәм эчке халәтемне бик ачык чагылдыра.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Просмотров: 616


