Самара өлкәсе татарлары беренче милли оешмаларының 35 еллыгын билгеләп үттеләр
31 майда Самараның “Металлург” мәдәният сараенда иртә таңнан эш кайнады: “Туган тел” активистлары юбилей кичәсенә киләчәк кунакларны каршы алырга әзерләнделәр.Төгәлрәк әйткәндә, бәйрәмгә әзерләнү эшләре моннан ике ай элек үк башланган иде инде. Оешма әгъзаларының һәрберсе үзенә йөкләнгән вазифаларны күңел биреп һәм зур тырышлык белән башкарырга тырышты. Атна саен узган утырышларда әзерлек барышы мәсьәләләре кат-кат күтәрелде, бөтен нечкәлекләр исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, тантана бик югары дәрәҗәдә узды. Шул көнне үк, соң гына тәмамланган юбилейдан соң, чакырылган кунакларның интернет киңлекләрендә урнаштырган күпсанлы рәхмәт сүзләре, матур бәяләмәләре моңа дәлил булып тора. Читать полностью